Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялган дипломнан файдаланган

Югары белем турында ялган дипломнан файдаланган элеккеге авыл биләмәсе башкарма комитеты секретарена карата хөкем карары үз көченә керде. Гомумтикшерү үткәрү барышында Азнакай шәһәр прокуратурасы авыл биләмәсе башкарма комитеты секретаре булып эшкә урнашканда Әлфидә Фазлыеваның ялган дипломнан файдалану фактын ачыклады. Тикшерү материаллары хәлне ачыклау өчен тиешле органнарга җибәрелде. Якынча тикшерү барышында,...

Югары белем турында ялган дипломнан файдаланган элеккеге авыл биләмәсе башкарма комитеты секретарена карата хөкем карары үз көченә керде.

Гомумтикшерү үткәрү барышында Азнакай шәһәр прокуратурасы авыл биләмәсе башкарма комитеты секретаре булып эшкә урнашканда Әлфидә Фазлыеваның ялган дипломнан файдалану фактын ачыклады. Тикшерү материаллары хәлне ачыклау өчен тиешле органнарга җибәрелде.

Якынча тикшерү барышында, янәсе Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясеннән бирелгән дипломны, Фазлыева шулай ук "Россия почтасы" ФГУПка эшкә урнашканда да файдалана. Әлеге фактларны тикшерү нәтиҗәләре буенча аңа карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсе, 3 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды.

Суд карары белән Фазлыева гаепле дип табылды һәм ул 10 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев