Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ял лагерьларының куркынычсызлыгы тикшерелде. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Бу вакытта хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, ут чыга калса, практик занятиеләр үткәрелде. Электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар тикшерелде. Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре...

Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде. Бу вакытта хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, ут чыга калса, практик занятиеләр үткәрелде. Электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар тикшерелде. Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән мондый инструктажлар янә уздырылачак. Безнең районда агымдагы елда өч шәһәр яны ( "Каенкай", "Бөркеткәй", "Кояшкай"), шулай ук Азнакай санаторий - профилакторий базасында - бер, гомумбелем мәктәпләре янында - 33 лагерь эшләячәк.

Равил ХӨСӘЕНОВ, күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев