Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ял итәргә дә өлгердек

Өлкәннәр айлыгында Тымытыкта "Азнакай" санаторий-профилакториеның филиалы ачылу шушы төбәкнең генә түгел, бөтен районыбыз ветераннары өчен куанычлы вакыйга булды. Биредә рәхәтләнеп ял итү, дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Хезмәткәрләр ачык йөзле, игътибарлы. Тымытык авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем ветераннар анда ял итәргә, дәвалану...

Өлкәннәр айлыгында Тымытыкта "Азнакай" санаторий-профилакториеның филиалы ачылу шушы төбәкнең генә түгел, бөтен районыбыз ветераннары өчен куанычлы вакыйга булды.

Биредә рәхәтләнеп ял итү, дәвалану өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Хезмәткәрләр ачык йөзле, игътибарлы. Тымытык авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем ветераннар анда ял итәргә, дәвалану алырга өлгердек тә инде. Безгә шундый мөмкинлек тудырган район һәм санаторий җитәкчеләренә ихластан рәхмәтләребезне белдерәбез. Гомумән, районда өлкәннәр турында тирәнтен кайгырту булганга бик сөенәбез. Күңелләре шәфкать белән тулганнарның үзләренә дә бу игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.


Сугыш һәм хезмәт ветераннары исеменнән

Тымытык авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе

Радик Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял итәргә дә өлгердек