Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якты йөз, тәмле тел

Өлкәннәр-кадерле кунакларыбыз Безнең Азнакай шәһәрендә һәм районыбыз авылларында яшәүче пенсионерлар өчен бик яхшы ял итү һәм дәвалану өчен Чалпы тернәкләндерү үзәге, ә гади халык телендә Чалпы санаторие бар.

Бер йодрыкка төйнәлгән, бердәм һәм игелекле коллектив ул. Барсы да ачыклар, ярдәмчелләр. Ә бит дәваланырга һәм ял итәргә килүче әбиләр һәм бабайлар өчен бу бик әһәмиятле. Элек-электән үк билгеле: чирлене дару гына түгел, ә табибның һәм шәфкать туташларының якты йөзе һәм тәмле теле дә терелтә.

Капкадан килеп керү белән үзгәрешләр күзгә чалынды. Бик матур итеп аккошлар, гөмбәләр, кое һәм башка әйберләр ясалган. Ишек алды төрледән-төрле чәчәккә күмелгән.

Бүлмәләр өр-яңадан, заманча итеп җиһазландырылган. Башка елларда намаз укучы әбиләр иртәнге сәгать белән кыштыр-кыштыр, башкаларны уятып, санаторийның икенче катына йөрсәләр, быел беренче катта намаз уку өчен бөтен уңайлыклар булган бүлмә булдырылган. Ял итүчеләрне сөендереп хезмәт терапиясе, психология бүлмәләре оештырылган, телевизор эшләп тора.

Социаль яклау үзәгенә юллама алырга да тыныч күңел белән барып керәсең. Биредә ачык йөз белән каршы алалар, уңайлы вакытка язып куялар, шалтыратып хәбәр итәләр. Без, олы яшьтәгеләргә Чалпы санаторие җәннәт почмагы ул.

Чәчкә ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев