Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташларыбыз истәлегенә

Узган ялларда 89 нчы һөнәри лицей спорт залында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Шәйхетдинов истәлегенә бокс буенча XXVIII традицион турнир узды. Ярышларда 10 командадан 67 боксчы катнашты. Шәһәр данын «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренер-укытучысы М.Галиевта шөгыльләнүче боксчылар яклады. Р.Галиев, И.Гарипов, Р.Гарипов, Б.Ситдиков, А.Хәйруллин, Р.Исламов үз үлчәм категорияләрендә 1 урынны...

Узган ялларда 89 нчы һөнәри лицей спорт залында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Шәйхетдинов истәлегенә бокс буенча XXVIII традицион турнир узды.

Ярышларда 10 командадан 67 боксчы катнашты. Шәһәр данын «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренер-укытучысы М.Галиевта шөгыльләнүче боксчылар яклады. Р.Галиев, И.Гарипов, Р.Гарипов, Б.Ситдиков, А.Хәйруллин, Р.Исламов үз үлчәм категорияләрендә 1 урынны алдылар. Ф.Кәлимуллин, М.Хәйретдинов, Д.Фәттахов, А.Хисамов, Ә.Хәмзин турнирның көмеш призерлары булдылар. 89 нчы һөнәри лицейдан Н.Абылов 1 нче урынны һәм Е.Абылов (тренер И.Сабиров) көмеш призер булдылар.

СССР спорт мастеры Ибраһим Мингалиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.

«Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренер-укытучысы С.Ногайбәковта шөгыльләнүчеләр шәһәр данын яклап, призлы урыннарны алдылар. Үз үлчәм категорияләрендә И.Насипов, Д.Гарипов, Р.Баһманов, А.Хаҗиханов, Р.Рәшитов иң яхшы спортчылар булып танылдылар. Р.Шәймиев, Д.Гарипов, Р.Латифуллин көмеш призерлар булдылар. А.Ерхов, В.Савин, И.Нуриев, И.Солтанов, Р.Абдуллин, Р.Исламов лидерлар өчлеген япты.

Команда зачетында азнакайлылар бронза призга ия булдылар.

А.САБИРОВА, инструктор-методист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев