Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

Районыбызда инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыру буенча махсус программа уңышлы гына эшләп килә. Узган атнада район Советында эшсез инвалидлар, инвалид балаларны тәрбияләүче, күп балалы әти-әниләрне эшкә урнаштыручы эш бирүчеләрнең гаризаларын карау буенча комиссия утырышы үтте. Комиссия ШЭ «Нуруллин» (5 эш урыны), Азнакай инвалидлар җәмгыятендә (3 эш урыны) оештырылган шундый...

Районыбызда инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыру буенча махсус программа уңышлы гына эшләп килә. Узган атнада район Советында эшсез инвалидлар, инвалид балаларны тәрбияләүче, күп балалы әти-әниләрне эшкә урнаштыручы эш бирүчеләрнең гаризаларын карау буенча комиссия утырышы үтте. Комиссия ШЭ «Нуруллин» (5 эш урыны), Азнакай инвалидлар җәмгыятендә (3 эш урыны) оештырылган шундый эш урыннарына финанс чаралары бирде.

***

Азнакай муниципаль районының Ак мәчетендә Ураза гаете узды. Ислам диненең күркәм бәйрәмендә гадәттәгечә вәгазь сөйләнде, намаз, Коръән аятләре, догалар укылды, тәкъбир әйтелде.
Районыбыз өлкәннәре өчен район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин исеменнән «Акчарлак» ресторанында бәйрәм ашы оештырылды.

***

Узган атна азагында Актүбә эшчеләр бистәсе бәйрәм тантаналарына бай булды. 17 августта Актүбә авылына нигез салынуның 90 еллыгына багышланган "Авыл көне" зурлап билгеләп үтелсә, якшәмбедә дин тотучылар өчен Ураза бәйрәме уздырылды. Мөселманнарны Ураза гаете белән муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, бистә вәкаләтле органы җитәкчесе Роза Галиева, имам-хатыйб Рамис хәзрәт тәбрикләде.

***

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов август аенда сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) үткәргән рейтинг нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка керде. Иң абруйлы ягулык-энергетика менеджерлары арасында шулай ук Алексей Миллер («Газпром»), Ваһит Алекперов («ЛУКОЙЛ»), Игорь Сечин («Роснефть»), Геннадий Тимченко (Gunvor International), Александр Медведев («Газпром»), Николай Токарев («Транснефть»), Сергей Кириенко («Росатом»), Леонид Михельсон («НОВАТЭК»), Владимир Евтушенков (АФК «Система») бар.

***

Әлмәт каласының "Нефтьче" Мәдәният сараенда республика ветераннары арасындагы "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестиваленең 2 нче этабы узды. Фестивальнең зона турында көньяк-көнчыгыш төбәгеннән 11- Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары вәкилләре катнашты.Бәйгенең төп шарты - күпмилләтле республика халыкларының мәдәниятен, фольклорын тәкъдир итү. Әлеге чараның кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә фестивальнең әһәмиятен ассызыклап: "Әлеге чара республиканың күпмилләтле халыклары арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта", - диде. Фестивальдә чыгыш ясаган Азнакайның "Хәтирә", "Калинушка" коллективлары безнең җирлекне лаеклы тәкъдим итте. Фестивальнең иң талантлы өлкәннәре катнашындагы йомгаклау этабы октябрь аенда Казанда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћалыклар