Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

Һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (элекке "Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәләргә рәхим итегез! *** 8 һәм 14 сентябрьдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык...

Һәр атнаның шимбәсендә Азнакай шәһәре Сөембикә урамында (элекке "Кулинария" кибете тирәсендә) һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 11.00 сәгатькә кадәр эшләгән ярминкәдә крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәләргә рәхим итегез!

***

8 һәм 14 сентябрьдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларын сатып, ярминкә үткәрде. Көзге муллыктан файдаланып калырга теләгән азнакайлылар шушы ике көндә нибары 200 сумнан 16 центнер мөгезле эре терлек, бәрән һәм дуңгыз итләре, 200 сумнан тере 150 үрдәк, 400 сумнан 150 каз, килосы 300-330 сумнан 170 кило бал, сөт, көнбагыш мае, бодай, арпа сатып алганнар. Шулай ук кәҗә сөте, каймагы, эремчеге дә мулдан сатылган. Ярминкәдә Мөҗипов, Шәвәлиев, Кәримов, Имамов крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм Гомәров, Солтанов, Маннанов, Мәкәримов, Миңнуллин шәхси ярдәмче хуҗалыклары, "Стәрле", "Таллы Бүләк", "Марс", "Мөстәкыймов ис.", "Союз-Агро", "Азнакай АФ" ҖЧҖләр үзләрендә җитештерелгән товарларны тәкъдим итте. "Оештыручыларга рәхмәт! Мондый ярминкәләр алга таба да үткәрелсен иде", - диләр сатып алучылар.

***

20 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Сукаеш авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы була. Теләге булган барлык райондашларны анда катнашырга чакырабыз.

***

21 һәм 22 сентябрьдә салым хезмәте физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
Салым хезмәте белгечләре милек салымын кемнәр түләргә тиешлеге, аны түләү вакыты, ставкалары һәм ташламалар хакында аңлатачак, сорауларга җавап бирәчәк.
Уведомлениедәге белешмәләр дөрес булмаганда, физик затлар шунда ук салым инспекциясенә гариза бирә ала.
Бу көннәрдә шулай ук милек салымы мәсьәләләре һәм онлайн-сервислар буенча лекция һәм семинарлар узачак.

***

21 сентябрьдә Россия юристлар ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра. Шушы көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә:
8.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр ТР Азнакай нотариаль округы нотариуслары; 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Ваничкина Нина Александровна кабул итә. Кабул итү ачык ишекләр формасында узачак. Адрес: Азнакай шәһәре.Солтангалиев урамы, 21 йорт (Мәдәният йортының 1 нче каты), тел.: 7-01-92.

***

Чалпы авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое - Фәхразый Кәримов шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котлап, район җитәкчелеге аңа телевизор бүләк итте. Ф.Кәримов хакында тулырак язманы киләсе саннарның берсендә укый аласыз.

***

Шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматка караганда, 14 сентябрь көнне көндезге сәгать икеләр тирәсендә шәһәрнең үзәк урамында бер ир-ат, үзенә-үзе бензин сибеп, ут төртә. Фаҗига шаһитлары тиз арада ашыгыч ярдәм станциясенә һәм полициягә хәбәр итә. Ул үзәк район сырхауханәсенә китерелә. Беренчел оператив-тикшерү аның элек хөкем ителгән 41 яшьлек Азнакай кешесе икәнлеген, әлеге гамәлен кылыр алдыннан беркемгә бернинди таләп куймавын, бу хәлнең килеп чыгуына гаилә ызгышы сәбәп булуын ачыклый. 3-4 нче дәрәҗәдәге термик пешү алган гражданин сырхауханәнең реанимация бүлегендә җан бирә. Бу эш буенча районара тикшерү бүлеге шөгыльләнә.

15 сентябрь көнне 22 сәгать 40 минутта Азнакай-Дүсем автоюлының 2нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды. "Пежо-206" шоферы Дүсемнән Азнакайга таба хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәләренең 1,3 пунктларын бозып, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "Лада-Калина" машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, ике шофер һәм "Калина" машинасындагы өч пассажир фаҗига урынында һәлак була. Машина йөртүчеләрнең гади генә юл йөрү кагыйдәләрен дә үтәмәүләре, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата битарафлыгы, ваемсызлыгы гаиләләргә нинди зур кайгы китерде. Аяныч хәлләргә очрамас өчен таләп ителгән кагыйдәләрне үтәү, тиешле тизлекне саклау зарур.
С.РАЙМАНОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы

***

"Маяк" газетасын үзвакытында китереп җиткермәү очраклары хакында 7-30-75, 7-01-44 телефоннары аша элемтә бүлегенә яки 9-43-57, 9-44-51 телефоннарына шалтыратып, редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңалыклар