Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңалыклар

"Нефть, газ. Нефтехимия-2012" XIX Халыкара күргәзмә кысаларында иң яхшы экспонат, проект яки техник карарга үткән бәйге нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе биш югары бүләккә лаек булды. *** ТР Министрлар Кабинеты карары белән 1 сентябРьдән 1 ноябрьгә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уза. Ул Казанда 2013 елда үтәчәк Бөтендөнья җәйге универсиадага...

"Нефть, газ. Нефтехимия-2012" XIX Халыкара күргәзмә кысаларында иң яхшы экспонат, проект яки техник карарга үткән бәйге нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе биш югары бүләккә лаек булды.

***

ТР Министрлар Кабинеты карары белән 1 сентябРьдән 1 ноябрьгә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уза. Ул Казанда 2013 елда үтәчәк Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында оештырыла. Җөмһүриятебездәге урманнарның санитар-экологик торышын таләпләр нигезендә саклау һәркайсыбызның изге бурычы.

***

Пәнҗешәмбе көнне "Юбилейный" стадионында Азнакай һәм ут күршеләребез Ютазы районы җитәкчеләре футбол командаларының дусларча очрашуы булды. Киеренке бәйгедә, әлбәттә, дуслык җиңде. Футболчылар ут күршеләребез белән хезмәттәшлек, ял һәм спорт чаралары киләчәктә дә дәвам итсен, дигән теләктә калдылар.

***


Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы көнүзәк мәсьәләләргә багышланды. Анда яшүсмерләр арасында наркотик һәм психотроп матдәләр куллану фактларын ачыклау һәм бу юнәлештә профилактик эшчәнлектә район үзәк сырхауханәсе һәм эчке эшләр бүлегенең уртак чаралары, ятим балаларны барлау һәм урнаштыру, Актүбә 2нче мәктәбендә тәрбия эшләрен оештыру, социаль яктан имин булмаган гаиләләр белән эшләү турында сүз барды.

***

Казан шәһәре "Байтик" сәламәтләндерү лагерында ТР инвалидларының ХХ спорт фестивале узды. Фестивальдә 30 җыелма команда катнашты. Спортчылар өстәл теннисы, дартс, бочч, шашка, кул көрәштерү һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар.
Гомумкоманда зачетында безнең район командасы 2 нче урынны алды. Команда составында һәм аерым төр спорт буенча призлы урыннарны алган спортчылар арасында Валерий Симонов, Айрат Галимов,Фидаэль Чариев, Марат, Заһитов, Олеся Халикова, Расил Газизов, Витаил Мәҗитов, Светлана Яруллина бар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңалыклар