Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Закон эш эзләүче азнакайлылар ягында

14 июльдән дискриминация билгеләре булган азат эш урыннары турында мәгълүматны тыючы федераль закон үз көченә керде. Шул нәүбәттән тәфсилләбрәк аңлатма бирүләрен сорап без район мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиевага мөрәҗәгать иттек. -Әлеге закон нигезендә, хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау максатында, азат эш урыннары яки вакантлы урыннар турында хәбәр иткәндә кемнең...

14 июльдән дискриминация билгеләре булган азат эш урыннары турында мәгълүматны тыючы федераль закон үз көченә керде. Шул нәүбәттән тәфсилләбрәк аңлатма бирүләрен сорап без район мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиевага мөрәҗәгать иттек.

-Әлеге закон нигезендә, хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау максатында, азат эш урыннары яки вакантлы урыннар турында хәбәр иткәндә кемнең генә булса да хокукларын чикләүче яки җенесенә, расасына, тән төсенә, милләтенә, яшенә, яшәгән урынына, ниниди дин тотуына, нинди дә булса иҗтимагый оешмада, социаль төркемдә тору-тормавына, шулай ук хезмәткәрнең эшлекле сыйфатлары белән бәйле булмаган башка якларга өстенлек бирүче мәгълүмат тарату тыела.

Искәрмә бары тик мондый чикләүләр куюга хокук федераль закон белән (дискриминация характерындагы чикләүләр булган эш урыны яки вакантлы урын турында мәгълүматлар күздә тотыла) бирелгән очракларга гына карый.

Дискриминация характерындагы чикләүләр булган азат эш урыны яки вакантлы урын турында мәгълүмат таратучы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Бу җаваплылык Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында закончалыгы белән билгеләнгән.

Закон бозган гражданнар 500 сумнан 1 мең сумга кадәр, җаваплы затлар - 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, юридик затлар - 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Закондагы бу таләп гражданнар, җаваплы затлар, юридик затларның һәммәсенә, һәркайда бер үк һәм бернинди искәрмә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Закон эш эзләүче азнакайлылар ягында