Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлның хәл итәсе мәсьәләләре

26 октябрьдә 9 нчы мәктәптә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре катнашында Яңа Юл бистәсендә яшәүче гражданнарның җыены узды. Резеда Шәрипова Бистә шактый еллар элек төзелә башласа да, су һәм юл мәсьәләсе әлегә тулысынча хәл итеп бетерелмәгән. Очрашу барышында нигездә халык шушы сорауларны күтәрде. М.Шәйдуллин бистәдә...

26 октябрьдә 9 нчы мәктәптә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре катнашында Яңа Юл бистәсендә яшәүче гражданнарның җыены узды.
Резеда Шәрипова

Бистә шактый еллар элек төзелә башласа да, су һәм юл мәсьәләсе әлегә тулысынча хәл итеп бетерелмәгән. Очрашу барышында нигездә халык шушы сорауларны күтәрде.
М.Шәйдуллин бистәдә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырып узды.
Чияле, Балкыш, Иркен урамнарына быел 3 чакрымлап таш юл түшәлгән, асфальт-бетон юлга ремонт ясалган. Муниципаль район башлыгы киләсе елда акча булуга карап, 2-3 урамны асфальтлау күздә тотылуы хакында әйтте. Шулай ук балалар бакчасы мәсьәләсен дә хәл итәргә була диде - "Нефтемаш" заводында модульле биналар җитештереп, башта ике төркем ачарга мөмкин. Балалар мәйданчыгы төзү дә исәпкә алынды.
Бистәне тулысынча су белән тәэмин итү өчен 20 млн. сумлап акча кирәк. Марсель Зөфәр улы киләсе елда махсус программа эшләп, республика җитәкчелеге ярдәмендә бу мәсьәләне хәл итә башларга ышандырды.
Чүп түгү дә Яңа Юл халкының авырткан җире. Бирегә чүп машинасы атнага бер тапкыр гына килә, ул да 7,5 куб. метрдан артык ала алмый. Быел Азнакай башында Яңа Юл һәм Мәнәвез халкы өчен махсус контейнерлар куелган. Бу хәлне күпкә җиңеләйткән. Хәзер халык чүбен кайда туры килсә, шунда ташламый.
-Техника паркын яңартып, 16-17 куб.м сыешлы машина алгач, чүп түгү мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителер, - дип уйлыйбыз диде "Полигон ТБО" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Игътисамов.
Халыкның 40 процентка якыны гына предприятие белән чүп түгүгә килешү төзегән. Бу да эшне катлауландыра икән.
"Протон" АЗСы ягыннан бистәгә борылып кергәндә юл караңгы. Бирегә яктырткыч баганалар урнаштырылачагы вәгъдә ителде.
Халык белән мондый очрашулар шунысы белән әһәмиятле дә - биредә һәркем үз гозерен ярып әйтә. Чирен яшергән - үлгән, дигән кебек, проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә генә, аларны хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юлныћ хђл итђсе мђсьђлђлђре