Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа уку елына – яңартылган мәктәп

ТР Президентының мәктәпләрдә капиталь ремонт программасына кергән Азнакай 5 нче урта мәктәбендә эшләр тулы көченә бара. Резеда Шәрипова Биредә инде тәрәзәләр алыштырылган, тышкы ишекләр куелган, бәдрәфләргә кафель ябыштырыла, сантехника, җылылык системасы яңартыла. Ремонт ашханәгә дә кагылачак. Әлбәттә, башкарасы эшләр әлегә җитәрлек. - 15 августка ремонтны төгәлләргә тырышачакбыз, - дип ышандырды...

ТР Президентының мәктәпләрдә капиталь ремонт программасына кергән Азнакай 5 нче урта мәктәбендә эшләр тулы көченә бара.
Резеда Шәрипова

Биредә инде тәрәзәләр алыштырылган, тышкы ишекләр куелган, бәдрәфләргә кафель ябыштырыла, сантехника, җылылык системасы яңартыла. Ремонт ашханәгә дә кагылачак. Әлбәттә, башкарасы эшләр әлегә җитәрлек.
- 15 августка ремонтны төгәлләргә тырышачакбыз, - дип ышандырды подрядчы оешма - "Полимерстрой" ҖЧҖ мастер-прорабы Илдар Сәмәрканов.
Аларның эшен мәктәпнең ата-аналар комитеты күзәтүдә тота. Моның өчен махсус комиссия төзелгән.
-Бинабызга - 43 ел. Бар нәрсә дә искергән иде. Иң беренчеләрдән булып Президент программасына керүебезгә шатбыз, - ди мәктәп директоры Миләүшә Сабитова.
Инде хәбәр итүебезчә, капремонт Зур Сукаеш һәм Актүбәнең 1 нче мәктәпләрендә дә бара.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Зарипова киләсе елга да капиталь ремонт программасына кертү өчен мәктәпләр исемлеге төзелүе хакында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа уку елына – яңартылган мәктәп