Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа уку елы яңа бурычлар куя

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре яңа уку елына аяк басты. Педагоглар нинди уңышлар һәм планнар белән эшкә тотынган икән? Бу хакта без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә корыдык. - Эльвира Йолдызовна, узган уку елы нинди вакыйгалары белән истә калды, яңасына нинди куанычлар белән керәсез? - Иң истәлеклесе -...

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре яңа уку елына аяк басты. Педагоглар нинди уңышлар һәм планнар белән эшкә тотынган икән? Бу хакта без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә корыдык.

- Эльвира Йолдызовна, узган уку елы нинди вакыйгалары белән истә калды, яңасына нинди куанычлар белән керәсез?

- Иң истәлеклесе - көнчыгыш микрорайонда 350 урынлык заманча мәктәпнең сафка басуы. Хәзер анда укучылар саны 500 гә җитте. Дүрт мәктәптә республика программасы буенча 65 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 14 мәктәп (район мәктәпләренең яртысыннан артыгы) үз йөзен үзгәртте. «Уңайлы мохит» программасы буенча быелгы уку елында шулай ук 4 мәктәп физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кабул итәргә әзерләнде. Авыл мәктәпләренең спорт залларын ремонтлау проектында катнашып, Чубар Абдулда 1 млн сумнан артык эшләр башкарылды. Тагын бер куанычлы вакыйга - 28 августта Яңа Юлда 50 урынлык балалар бакчасы ачылу. Республикадан яңа мәктәп автобусы бирелүен дә да билгеләп үтәсе килә. Хәзер аларның саны 20 гә җитте. «Татнефть» җәмгыяте мәгариф учреждениеләрен һәм социаль объектларны ремонтлауда һәм янгынга каршы чаралар үткәрүдә 40 млн сумлык ярдәм күрсәтте. Мәгарифкә булган игътибарлары өчен республика һәм район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә зур рәхмәтлебез.

- Белемнең сыйфатына бәяне имтихан нәтиҗәләренә карап бирәләр. Быелгы дәүләт сынауларыннан Сез кәнәгатьме?

- Ел дәвамында имтиханнарга әзерлек буенча бик күп өстәмә чаралар үткәрелде. Барлык фәннәр буенча уртача балл аннан алдагы ел белән чагыштырганда артты, әмма әлегә республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Мәсәлән, математикадан уртача билге район буенча - 3,88, республика буенча - 4. Аттестатсыз 6 укучы калды. Алар сентябрьдә кабат сынау бирәчәк. Югары балл җыючылар саны арту куандыра, 2014 елда 65 укучы булса, 2015 елда - 93. Иң яхшы нәтиҗәләр рус теле буенча - 62 укучы. Бу яктан Актүбәнең 2 нче (21 укучы), Азнакайның 7 нче (12 укучы) һәм 2 нче (11 укучы) мәктәпләре лидерлар. 34 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады. Белем сыйфатына карап, мәктәпләр рейтингысының югары баскычларын гимназия һәм Актүбәнең 2 нче мәктәбе алып тора. Кызыл зонадагы Җиңү бистәсе, 9 нчы һәм 1 нче, Урсай, Чубар Абдул мәктәпләренә белемнең сыйфатын яхшырту буенча нык кына тырышырга кирәк.

- Дәүләт имтиханнарына әзерлек быел ничек узачак?

- Каникулларда өстәмә дәресләр үткәрү, йомшак укучыларны аерым укытучыларга беркетү, консультацияләр, югары уку йортларыннан белгечләр чакыртып укыту - барысы да калачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча юл картасы эшләнеп, директорлар белән максатчан методик эш оештырылачак. Кызыл зонага кергән учреждениеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсенә бәя бирү буенча аудит үткәреләчәк. Без артта калган укучылар белән лидерлар арасындагы аерманы мөмкин кадәр кыскартырга тиешбез.

- Кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып үстәгез иде.

- Районда барлыгы 1354 педагог эшли. Аларның 17,8 проценты - яшьләр. 455 педагог квалификацияләрен күтәрү курслары узды. Аттестация нәтиҗәләре буенча 353 педагогның 42 се - иң югары, 236 сы - беренче категориягә ия булды. Бүгенге көндә районга математика, физика, химия һәм информатика укытучылары җитми. Мәктәп директорларына әлеге кадрларны җәлеп итү бурычы куелды. Шулай ук укучылар арасында профориентация эшчәнлеген җәелдерү сорала. Районда авыл хуҗалыгы белгечләренә, эшче һөнәрләргә кытлык зур.

Ел саен чыгырылыш укучыларының 80 проценты югары уку йортларына кереп, икътисадчы һәм юрист һөнәрләрен сайлыйлар. Бары 9 проценты - нефть, 6 проценты - техник, 1 проценты авыл хуҗалыгы юнәшендә китә. Тугызынчы сыйныфларның да 30 проценты гына районда сорауга ия һөнәрләрне үзләштерә.

- Өстәмә белем бирү буенча район республикада алдынылар сафында. Яңа уку елында бу юнәлештә ниди яңалыклар көтелә?

- Укучыларның 87 проценты төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. 9 нчы мәктәп «Дәрестән соң мәктәп» проектында катнашып, фәнни-техник иҗат мәйданчыгы булдыру өчен 66 мең сумлык грант отты. Мәгариф идарәсе откан грант хисабына балаларга, ата-аналарга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү максатларында 7 нче мәктәп базасында психологик-педагогик хезмәт ачылды. Өстәмә белем бирү Азнакайның 2, 8, 9 нчы мәктәпләрендә югары куелган. Кәкре Елга һәм Тымытык мәктәпләре республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Тымытык, Урманай, Зур Сукаеш мәктәпләренә тәрбия эшен көчәйтергә, республика бәйгеләрендә һәм чараларында активрак катнашырга кирәк.

- Узган ел мәктәпләргә ГТО нормативларын тапшыру кертелде. Аның нәтиҗәләре ниндирәк?

- Укучыларының 22 проценты нормативларны «алтын дәрәҗә»гә, 49 проценты «көмеш һәм бронзага» тапшырды. 137 бала нормативларны үти алмады. Яңа уку елында без спорт белән сәламәтләндерү эшен тиешле югарылыкка күтәрү бурычын куябыз. Мәгариф - иң киң һәм катлаулы тармакларның берсе. Җәмгыятебезнең киләчәге балаларга нинди тәрбия һәм белем бирүгә, ягъни безнең эшчәнлеккә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә безгә тагын да сыйфатлырак итеп тырышып эшләргә, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска! Форсаттан файдаланып, барлык педагогларны, укучыларны, ата-аналарны яңа уку елы белән тәбрик итәм һәм уңышлар телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа уку елы яңа бурычлар куя