Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа төр чикләү чарасы – өй аресты

Шәһәр прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе узды. Анда каралган мәсьәләләрнең берсе - закон белән кертелгән яңа төр чикләү чарасы - өй аресты. Суд тарафыннан шундый тыю чарасы билгеләнгән шикле яки гаепләнүче кешене инспекция тәүлекнең теләсә кайсы вакытында (төнге яктан тыш) килеп тикшерә, шулай ук аның гамәлләренә аудиовизуаль, электрон һәм...

Шәһәр прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе узды. Анда каралган мәсьәләләрнең берсе - закон белән кертелгән яңа төр чикләү чарасы - өй аресты.

Суд тарафыннан шундый тыю чарасы билгеләнгән шикле яки гаепләнүче кешене инспекция тәүлекнең теләсә кайсы вакытында (төнге яктан тыш) килеп тикшерә, шулай ук аның гамәлләренә аудиовизуаль, электрон һәм башка техник чаралар аша контрольлек итә ала. Әгәр суд карары тиешенчә үтәлми икән, аңа карата тыю чарасы үзгәртелергә дә мөмкин.

Инспекция мондый тикшерүләрне атнага икедән дә аз үткәрми. Шулай ук атнасына ике тапкырдан да ким итми телефон элемтәсе аша өстәмә тикшерүләр дә ясый. Айга ике тапкыр аның тәртибе турында яшәү (дәвалану), уку, эш урыныннан белешмәләр ала. Шулай ук айга ике тапкыр аңа суд тарафыннан рөхсәт ителгән урыннарда күзәтү үткәрә, тикшерү органнарыннан килгән мәгълүматлар буенча телефон аша сөйләшүләрен исәпкә алып бара. Чикләү чарасын үтәү бозылганда, инспекция 3 тәүлек эчендә судка аны үзгәртү турында беркетмә юллый.

Шикләнелүче яки гаепләнүче чикләү чарасын башкару урынында булмый икән, бу хакта кичекмәстән тикшерү органына хәбәр ителә. Чикләүдәгене тикшерү органына китертү кирәк булганда инициатор бу хакта 3 тәүлек алдан инспекциягә датасын, урынын һәм вакытын күрсәтеп заявка җибәрә. Китертүне җинаять-башкару инспекциясе оештыра.

А.Солтанова, РФнең ТР буенча ФКУ УИИ УФСИН Азнакай районы буенча филиалы начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев