Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа торак яхшырак

Узган атнада ТР Президенты Р.Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзелешенә багышланган республика киңәшмәсе уздырды. Таңсылу САНИЕВА Киңәшмә барышында Республика күләмендә барган төзелешләргә күзәтү ясалды. Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн. 161 мең 300 кв. метр торак куллануга тапшырылган. Еллык планның 47 проценты үтәлгән дигән сүз. Хәзерге вакытта районда ике йорт төзелеп килә....

Узган атнада ТР Президенты Р.Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзелешенә багышланган республика киңәшмәсе уздырды.
Таңсылу САНИЕВА

Киңәшмә барышында Республика күләмендә барган төзелешләргә күзәтү ясалды. Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн. 161 мең 300 кв. метр торак куллануга тапшырылган. Еллык планның 47 проценты үтәлгән дигән сүз. Хәзерге вакытта районда ике йорт төзелеп килә. Берсе - Шәйхетдинов микрорайонында гомуми мәйданы 6650 кв. метр тәшкил иткән 90 фатирлы йорт. Тораклар социаль ипотека буенча биреләчәк. Актүбәдә дә тиздән яңа бина калкып чыгар, биредә 30 гаиләгә исәпләнелгән йорт төзелә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатир белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталынды. ТР Президенты: «Ветераннарга яңа йортлардан фатирлар тәкъдим итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте. - Кешедән калган урынга барганчы, өр-яңа фатирга ия булуың күпкә яхшырак».
2011 елда һәм 2012 елның бу чорына районда 96 ветеран өй туен бәйрәм иткән. Шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итү дә зур игътибар үзәгендә. Быел бер фатир тапшырылган да инде. Тагын бишесе менә-менә фатир ачкычларын алырга тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа торак яхшырак