Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга яңа китаплар

Һәр елның соңгы аенда «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы уздыру матур традициягә әверелде.Быелгы шундый - 2012 елда дөнья күргән басмалар белән таныштыру,ягъни "Рухият" китаплары бәйрәме 19 декабрь көнне нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә үтте. Әлеге тантананың кунагы ,ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов бил-геләгәнчә,...

Һәр елның соңгы аенда «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы уздыру матур традициягә әверелде.Быелгы шундый - 2012 елда дөнья күргән басмалар белән таныштыру,ягъни "Рухият" китаплары бәйрәме 19 декабрь көнне нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә үтте.
Әлеге тантананың кунагы ,ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов бил-геләгәнчә, «Рухият» нәшриятендә очраклы китаплар юк. Чөнки,15 ел дә-вамында нәшер ителгән 163 басманыңһәрбереэксперт комиссиясе әгъзалары биргән фатиха белән генә дөнья күргән. « Талантлы, халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итүчеләргә матди яктан ярдәм күрсәтү - безнең изге бурыч», - дип белдерде "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, «Рухият» фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев. «Рухият» фондының китаплар коллекциясе быел 7 басма белән тулыландырылды. Ризаэддин Фәхреддиннең «Мәшһүр адәмнәр» китабы үз эченә мәгърифәтченең үз заманында «Шура» журналында дөнья күргән, әле хәзер дә актуальлеген югалтмаган мәкаләләре урын алган.Чираттагы сүз барачак басма азнакайлылар өчен кадерле ядъкәр булыр мөгаен.Бу - якташыбыз Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" китабы.Хезмәт биографиясенең шактый өлешен нефтьче һөнәренә багышлаган,соңрак журналистикага илеп,мәкаләләренең төп геройлары да "кара алтын табучылар булган автор китабында да нефтьчеләргә дан җырлый,аларның хезмәтен бөтен нечкәлекләре белән тасфирлый. Гүзәлия Галләмованың «Җиләкле җәй», Наил Шәрифуллинның «Соңарган сөю», Иван Актайның «Юрату туптана телей» (чуваш телендә), Фәүзия Мөхәммәтованың «Яшәү кыйбласы» китапларын да укучылар яратып кабул итәчәгенә шик юк.
Шәмсия Җиһангированың «Бәхетең үз кулыңда» җыентыгы үз эченә яраткан әдибәбезнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләре нигезендә туган җырларны тупланган.Ул - җыр сөючелөр өчен менә дигән җыр китабы.Кыскасы,"Татнефть" әдәбият сөючеләргә Яңа елга быел да искиткеч бүләкләр ясады.
Гөлгенә КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яћа елга яћа китаплар