Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел белән! Яңа бәхетләр белән!

ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов: 2011 ел "Татнефть" ААҖнең "Азнакайнефть" идарәсе коллективы өчен киеренке булса да, уңышлы төгәлләнде. Планнарның барсы да үтәлде. Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру стратегиясе, инновацион технологияләрне гамәлгә кертеп, эш урыннарында чыгымнарны киметеп, нефть чыгару планын үтәп чыктык, шулай ук Хезмәт килешүе белән беркетелгән барлык...

ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов:

2011 ел "Татнефть" ААҖнең "Азнакайнефть" идарәсе коллективы өчен киеренке булса да, уңышлы төгәлләнде. Планнарның барсы да үтәлде. Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру стратегиясе, инновацион технологияләрне гамәлгә кертеп, эш урыннарында чыгымнарны киметеп, нефть чыгару планын үтәп чыктык, шулай ук Хезмәт килешүе белән беркетелгән барлык йөкләмәләр, социаль-икътисади бурычлар үтәлде. Ипотека кредиты нигезендә торак төзелеше алып барылды һәм ел ахырында өй туйлары узды. Идарә оешуның 55 еллыгын билгеләп үттек.

"Татнефть" ААҖ социаль ориентация алган компания буларак, барлык катлам кешеләре мәнфәгатьләренә җавап бирердәй эшләр башкарылды һәм алдагы елда да алар дәвам итәр, яңалары яклау табар дип ышанам.

Коллектив һәм шәхсән үз исемемнән, Дәүләт Советы депутаты буларак, барлык арадаш предприятие, авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсе хезмәтчәннәренә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Барлык нефтьчеләрне, бораулаучыларны, капиталь ремонтчыларны, район һәм шәһәр халкын, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, өлкән буын нефтьчеләрен киләсе 2012 нче ел белән котлыйм. Барчабызга исәнлек-саулык, шатлыклар, җан тынычлыгы һәм гаилә бәхете, эшебездә уңышлар телим!

Эльнур ГЫЙМАЗОВ, Азнакай бораулау эшләре предприятиесе начальнигы:

- Узып баручы ел Азнакай бораулаучылары өчен истәлекле булды - коллектив оешуның 60 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Берничә ай дәвам иткән тантанадан бер генә эшче-хезмәткәребез, йөри алучы бер генә ветераныбыз да читтә калмады. Бүләкләрне соңгыларының өйләренә йөреп тә тараттык. Алты дистә еллык тарихыбызны яктырткан махсус газета саны чыгардык. Бөтен район халкына аның белән танышу мөмкинлеге тудырдык.

2010 елны без 11 бораулау, 3 үзләштерү бригадасы белән тәмамлаган идек. Быелның башыннан иске скважина фондын яннан һәм горизонталь юнәлештә бораулау белән шөгыльләнүче яңа бригада оештырдык. Коллективның уртак көче белән еллык заданиене вакытыннан алда - 20 декабрьгә үтәп чыктык.

Эш күләме елдан-ел арта бара. Буровикларга бу, үз чиратында, киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге бирә. Яңа елда яңа уңышлар телим, хөрмәтле коллегалар!

Тәлгать ХАФИЗОВ, «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә РПКсы директоры:

- Актүбә региональ җитештерү комплексы районның бөлгенлеккә төшкән хуҗалык биләмәләрендә 2005 елда эшли башлады. Бүген без Чемодур, Микулино, Бирючевка, Балтач, Мәлбагыш, Якый авылларында авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып барабыз. Быел Карамалы авылындагы терлекчелек фермасын арендага алдык. Анда 1100 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның 420се савым сыер. Биредә генә дә керем чыганагы булмаган 27 терлекче һәм механизаторны эшле һәм ашлы иттек. Актүбә бистәсе янында 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мегаферма төзибез. Өстәвенә, Әгерҗе авылының эшкәртелмичә яткан басуларын да комплекс карамагына тәкъдим иттеләр.

Форсаттан файдаланып, барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәрен Яңа ел белән тәбрик итәм!

Дамир Гыйләҗев, Азнакай мәгариф идарәсе начальнигы

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, педагог-ветераннарыбыз!

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз!

Узып баручы ел безнең алда педагог хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүдә зур мөмкинлекләр ачты һәм якты җиңүләре, уңай тәэсирләре белән истә калыр.

Бары яхшылыкка өмет итеп, киләсе елда барчагызга яңадан-яңа уңышлар, югарырак биеклекләр яулавыгызны, нәтиҗәле эшләвегезне телибез.

Яңа ел кызыклы проектлар алып килсен. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын!

Гаптеләхәт РАФИКОВ, "Тукай" авыл хуҗалыгы ҖЧҖ директоры:

- Авыл халкы өчен иң зур бәйрәмнәр - Сабан туе белән Яңа ел дисәм, дөреслеккә хилафлык булмастыр. Безнең эш нормаланмаган һәм ул алны-ялны белми. Шулай булмаганда, авыл хуҗалыгының бер генә тармагында да нәтиҗәле эшләп булмый. Җитештерү предприятиесе таркалган яки эшчеләренә җүнле-рәтле хезмәт хакы түли алмаган хуҗалыкларны да күрдек. Аллага шөкер, бүген район авыл хуҗалыгында тотрыклылык күзәтелә.

Узып баручы ел безне үзенең муллыгы белән куандырды. Игенчелектә һәм терлекчелектә шактый гына уңышларга ирештек. Эшчеләребез хезмәт хакын вакытында алып килде. Инде бүгенге бурычыбыз - терлекләрдән мул продукция алу, алдагы елның кыр эшләренә әзерлек эшләрен башлау. Яңа ел барыбызга да иминлек китерсен!

Илдар МАННАПОВ, «Татнефь - АзнакайРемСервис" ҖЧҖ башкаручы директоры:

- Безнең коллектив 2011 елның җитештерү һәм социаль-икътисади күрсәткечләрен вакытыннан алда башкарып чыкты. Заказчыларга 931 скважина тапшырды. Шуларның 687се капиталь, 244е агымдагы ремонт узды. 2010 елга караганда 94 скважина артык ремонтланды. Быел яңа төр хезмәт күрсәтүгә - бораулау бригадалары өчен юнәлеш бораулау һәм ян кәүсәләрне тишү операцияләрен башкаруны үзләштердек.

Ремонтланган скважиналардан заказчылар пландагы 92,2 мең урынына 148,5 мең тонна өстәмә нефть алдылар.

Узып баручы елда ирешелгән уңышлар яңа үрләр яулауга дәртләндереп кенә калмый, алдыбызга тагын да катлаулырак бурычлар куя. Һәм безнең аны җиңеп чыгачагыбызга шигебез юк. Яңа ел белән сезне, дуслар!

Әлмир ЛАТИПОВ, Азнакай электр челтәрләре предприятиесе начальнигы:

- Безнең бүгенге тормышны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Аеруча Яңа ел бәйрәме алдыннан энергетикларга эш күбәя: һәр җирдә электр гирляндалары эленгән чыршылар балкып тора, мәдәният биналары, кибетләр, оешма-учреждениеләр төрле төстәге нурлар сибеп балкыган утларга күмелә. Аларга энергия килү чылбыры өзелмәсен, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, бәйрәмнең яме китмәсен өчен бу көннәрдә безнең хезмәткәрләр барысын дә эшли.

Электр челтәрләре предприятиесе эшче-хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны, аларның гаиләләрен, районыбызның безнең хезмәттән файдаланучы барлык кулланучыларын Яңа ел белән тәбрик итәм. Алдагы елда да сезгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев