Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй – йогышлы авырулар баш калкыткан чор

Чираттагы атналык киңәшмә Краснодар өлкәсендә һәм Украинада булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле хәлдә илдә игълан ителгән кайгы көнендә һәлак булганнарны искә алып башланды. Аннары район башлыгы М.Шәйдуллин 2010 елда халык санын алуда актив катнашкан райондашларга Росстатның медальләрен тапшырды. Ул яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән дә таныштырып үтте. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр...

Чираттагы атналык киңәшмә Краснодар өлкәсендә һәм Украинада булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле хәлдә илдә игълан ителгән кайгы көнендә һәлак булганнарны искә алып башланды.
Аннары район башлыгы М.Шәйдуллин 2010 елда халык санын алуда актив катнашкан райондашларга Росстатның медальләрен тапшырды. Ул яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән дә таныштырып үтте.
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров соңгы атнада райондагы оператив хәлне яктыртты. Санитар-эпидемиологик хәл торышы турында Роспотребнадзорның район идарәсе начальнигы Илдар Дружковның информациясе тыңланды. Җәй - йогышлы авыруларның аеруча баш калкыткан чоры. Бу төр авыруларның узган елга караганда артуы күзәтелә. Аларның төп чыганагы - дөрес сакланмаган һәм эшкәртелмәгән азык-төлек, санитария таләпләренә туры килмәгән сулыклардан файдалану һ.б. (бу темага газетаның алдагы саннарында киңрәк тукталырбыз). Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Руслан Дәүләтшин исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке белән законсыз сәүдә итү очракларын ачыклау буенча эшче төркем утырышында каралган мәсьәләләргә тукталды.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә печән, яфрак азык әзерләү бара. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга ярдәмгә килгән сәнәгать предприятиеләре, оешма-учреждениеләр коллективларына рәхмәтен җиткерде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов уракка әзерлек барышын яктыртты. Марсель Зөфәр улы Актанышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә Азнакай районында авыл хуҗалыгы эшләренең оешкан төстә алып барылуы ассызыклануын әйтеп, бу юнәлештә яхшы эшләүчеләрне билгеләп үтте. "Кырда игеннәр матур гына калкып килә, августта уракка керешеп, мул уңыш җыеп алуга өмет тотыйк", - диде ул.
Киңәшмәдә шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмәгать урыннарында йөрү өчен уңайлыклар тудыру, терроризмга каршы әзерлектә өйрәнүләр үткәрү, район җитәкчелегенең халык белән очрашуларын дәвам итү кебек көн кадагындагы мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев