Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй игътибар, саклык сорый

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин, гадәттәгечә, котлаулардан башлады. Аннары ул милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә ярдәме күрсәткән хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алда торган тагын бер шундый традиция - Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда...

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин, гадәттәгечә, котлаулардан башлады. Аннары ул милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә ярдәме күрсәткән хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алда торган тагын бер шундый традиция - Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда әзерлек мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров соңгы атнада райондагы оператив хәлне яктыртты. Кызганычка каршы, җәйлектә юл-транспорт фаҗигаләре арта. Ул соңгы көннәрдә генә булган 2 авария хакында әйтеп, бер пассажирның үлеменә, икенчесенең авыр тән җәрәхәтләре алуына китерүен бәян итте. Шушы чорда зыян күрүченең үлеменә китергән авыр тән җәрәхәте ясау җинаяте дә кылынган. Шәхесе ачыкланган берәү исерек хәлдә ашыгыч ярдәм машинасын урлап китә. Инде район басмасы аша никадәр әйтеп-аңлатып килсәк тә, мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап тора, бигрәк тә кредит карталары белән игътибарлы һәм сак булу кирәк.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов наркотикларны законсыз куллануда хәл торышы белән таныштырды. Ул бигрәк тә үсмерләр, яшьләр арасында насвайның таралуына тукталып, моңа җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклегенә (газета аша да әти-әниләргә бу хакта гел искәртеп торыла) басым ясады. МЧСның 87нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин сулыкларда коену куркынычсызлыгына тукталып, районда таләпләргә туры килгән бер генә су керү урыны да (Күктәкәдә шундый урын ясамакчылар) булмавын ассызыклады. Сезон ачылганнан бирле республикада инде 40 кеше батып үлгән. Күпчелек очракның сәбәпчесе әлеге дә шул исереклек. Шөкер, әлегә бездә мондый хәлнең булганы юк һәм моңа юл куелмасын өчен барлык саклану чараларын күрү кирәк. Ул урманда янгын чыгу куркынычы туып, МЧС хезмәткәрләренең аңа баш калкытырга мөмкинлек бирмәвен әйтеп узды.

Киңәшмәдә районның иҗтимагый-икътисади тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев