Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәвәскәрләр профессионалларны «җиңде»

Матч алдыннан истәлеккә фото «Алтын алка» боз сараенда җыелма хоккей командаларының иптәшләрчә очрашуы булды. Бозда сәгать ярым дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан безнең спортчыларны хоккей серенә өйрәтергә килгән хоккей профессионаллары һәм Азнакай, Әлмәт шәһәре җитәкчелеге вәкилләре көч сынашты. Профессионализм өлкәсендә зур аермага да карамастан, җитәкчеләр бозда үзләрен осталардан ким тотмады, ә...

Матч алдыннан истәлеккә фото

«Алтын алка» боз сараенда җыелма хоккей командаларының иптәшләрчә очрашуы булды.

Бозда сәгать ярым дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан безнең спортчыларны хоккей серенә өйрәтергә килгән хоккей профессионаллары һәм Азнакай, Әлмәт шәһәре җитәкчелеге вәкилләре көч сынашты. Профессионализм өлкәсендә зур аермага да карамастан, җитәкчеләр бозда үзләрен осталардан ким тотмады, ә көндәшләренең капкасына иң беренче алканы керткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Азнакай җыелма командасының иң яхшы бомбардиры булды. Нәтиҗәдә ярыш азнакайлылар файдасына 5:4 исәбе белән тәмамланды. Иптәшләрчә очрашуда хоккейчылар тирән хөрмәт хисе белән азнакайлыларга үзләрен җиңәргә ирек бирде.

Каршы як команда - хоккейчы-профессионалларга һәм Әлмәт шәһәре җитәкчелеге вәкилләренә Марсель Зөфәр улы истәлекле бүләкләр - шәһәр логотибы белән бейсболка һәм кул сәгатьләре тапшырды. Канадалылар шәһәр җитәкчелегенә танылган Канада хоккейчысы Лемье автографы белән картина тапшырды.

Спорт белән шөгыльләнүче һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган җитәкчеләр яшьләргә үрнәк булып тора.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев