Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Восток» кинотеатрын реконструкцияләгәндә тәртип бозулар бар

Азнакай прокуратурасы ТР Госстройнадзор инспекциясенең территориаль органының 1 нче бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә төзелеш өчен бүленгән җир участокларының санитар-экологик торышын тикшерде. Закон нигезендә җитештерү һәм куллану калдыклары халык сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган шартларда җыелырга һәм тиешле урыннарга күмелергә, урнаштырылыра тиеш. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә агулы матдәләрне ябык контейнерлар яки...

Азнакай прокуратурасы ТР Госстройнадзор инспекциясенең территориаль органының 1 нче бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә төзелеш өчен бүленгән җир участокларының санитар-экологик торышын тикшерде.

Закон нигезендә җитештерү һәм куллану калдыклары халык сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган шартларда җыелырга һәм тиешле урыннарга күмелергә, урнаштырылыра тиеш.

Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә агулы матдәләрне ябык контейнерлар яки тыгыз капчыкларга салу зарур. Көнкүреш чүбе һәм пычракларны төзелеш мәйданчыгыннан гамәлдәге санитар нормалар таләпләре нигезендә даими рәвештә чистартырга кирәк.

Тикшерү барышында «Восток» кинотеатрын реконструкцияләү белән шөгыльләнүче «КамСтрой-М» ҖЧҖнең закончалык нормалары таләпләрен үтәмәве ачыкланды. «КамСтрой-М» ҖЧҖ төзелеш мәйданчыгында чүп җыю контейнеры булмый. Шулай ук төзелеш мәйданчыгы һәм аның янындагы урыннан көнкүреш чүп-чары даими рәвештә чыгарылмый. Моннан кала объект территориясендә төзелеш материалларын өю күзәтелә.

Тикшерү йомгаклары буенча «КамСтрой-м» ҖЧҖ директорына карата Азнакай прокуратурасы тарафынан РФ КоАП 9.4 маддәсе 1 часте буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Аның буенча 20 мең күләмендә штраф каралган. Моннан кала, әлеге җәмгыятькә халыкның экологик, санитар-эпидемиологик закончалыкларын бозуда җибәрелгән хаталарны бетерү буенча тәкъдим кертелде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Восток» кинотеатрын реконструкцияләгәндә тәртип бозулар бар