Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владивостокта "Варяг" крейсерында хезмәт иткән Артур Абдуллин Азнакайның булачак солдатлары өчен үрнәк

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдан башланып, егетләребезнең комиссия үтә башлаулары хакында газетабызның үткән саннарында язмалар биргән идек инде. Хәзер менә аларны ил иминлеге сагына озатыр чак та җиттте. Армияга китүче егетләребезне тантаналы шартларда озату инде шактый еллар районыбызда матур гадәтләрнең берсе булып килә. Быелгы "Призывник көне" Бөек Ватан сугышында...

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдан башланып, егетләребезнең комиссия үтә башлаулары хакында газетабызның үткән саннарында язмалар биргән идек инде. Хәзер менә аларны ил иминлеге сагына озатыр чак та җиттте. Армияга китүче егетләребезне тантаналы шартларда озату инде шактый еллар районыбызда матур гадәтләрнең берсе булып килә. Быелгы "Призывник көне" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, аеруча дулкынландыргыч шартларда үтте.

Бөек Ватан һәм әфган сугышлары ветераннарын яшь буын вәкилләре хөрмәтләп бәйрәм түренә озатты. Бүген алар аеруча дулкынланган: өлкәннәр хәрби хезмәткә инде оныкларын озатса, урта буынның улларына чират җиткән. Экрандагы хәзерге армия тормышын чагылдырган слайдтан йөрәкләр кысылып куя: кодрәтле илнең куәтле, заманча хәрби техникасы белән идарә итү өчен зирәк акыл да, җитезлек, көч-гайрәт тә шактый сорала, егетләребез бу сынауларга түзә алырмы, булдырырлармы? Районның хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновның чыгышы шик-шөбһәләремне шунда ук тарата:

­-Быелгы чакырылышта медицина тикшерүен һәм чакырылыш комиссиясен 600дән артык егетебез үтә. Ә инде көзге чакырылышта хәрби хезмәткә аларның 80нән артыгы китәчәк. Шунсы куандыра: егетләребезнең күпчелеге сәламәт, хәрби хезмәткә яраклы, ә иң мөһиме - аларның теләкләре булу, үзләрен рухи һәм физик яктан әзер дип санавы...

Ул беренче призывта китәчәк егетләргә повесткалар һәм истәлекле бүләк - район башлыгының исемле сәгатьләрен тапшырды. "Форпост" составында хокук тәртибен, димәк, райондашлар тынычлыгын саклаган, ДОСААФ белән берлектә үткәрелгән хәрби-патриотик чараларда, спорт ярышларында җиңүләр яулаган егетләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Үзеңә шундый олы үрнәк барда ничек ир-егетлек бурычыңны үти алмый калырга мөмкин?! Күкрәкләрендә орден-медальләр чыңлаган Бөек Ватан сугышы ветераны Мират ага Гыйләҗетдинов, әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгән ир-егетләребез Илшат Исламов, Айрат Батыровның хәер-фатихалы сүзләре дә булачак солдатлар күңеленә сеңеп калгандыр.

Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан әфган сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру мизгелләрен зал алкышларга күмде. Күңелләр райондашларыбызның патриотлыгы, батырлыгы белән горурлану хисләренә күмелде. Гомумән, мондый мизгелләр бәйрәмдә шактый булды. Үзешчәннәребезнең улы Бөек Ватан сугышында һәлак булган ана кичерешләрен тасвирлаган чыгышы күз яшьләрен тамдырды.

Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Артур Абдуллинга хәрби киеме бигрәк килешеп тора, күзне алмалы түгел. Ул хезмәтен Владивостокта "Варяг" крейсерында үткән.

-2 океан, 13 диңгезне гиздек, - дип сөйләде ул. - Кытай солдатлары белән бергә үткәрелгән хәрби өйрәнүләрдә катнаштык. 5-6 айда 27 мең миль үттек.

Аның елмаюлы йөзендә үз-үзенә ышанганлык, горурлык хисләре чагыла. Армияга җыенган егетләрнең кызыксынулы карашын шәйләп алам. Тәгаен: "Бер елдан мин дә шундый бәхетлеләрнең берсе булырмын", - дип уйлап куйганнардыр...

Һәр ата-ана баласының хәрби хезмәттән сау-сәламәт булып, чыныгып, ныгып кайтуын түземсезлек белән көтеп ала. Гөлгенә Низамова инде икенче улын армияга озата. Ринаты инженерлык гаскәрләрендә хезмәт иткән, инде менә Равиленә чират. Солдат хезмәтенә җыенучы егетләргә барлык әниләр исеменнән изге теләкләрен юллады ул. Янәшәмдәге ханым - Татьяна Ходакова да бу минутларда хисләрен тыя алмыйча аңа кушылып пышылдап әйтеп куя: "Исән-имин булсыннар, Ходаем, бер ел зур срок түгел, барсы да яхшы булыр..." 19 яшьлек улы Андрей лицейда укып киң профильле механизатор белгечлеге алган. Эретеп ябыштыручы һөнәре дә бар икән.

- Сәламәтлегем бар, диңгез флотына китәсе килә, - дигән теләген җиткергән әти-әнисенә. Әлеге ханымның диңгезче формасындагы Артурга тутырып-тутырып каравын хәзер инде аңлыйм, улын да нәкъ шулай итеп күзаллагандыр.

­ Хәрби хезмәткә китәсе егетләр сүзне бик кыска тотты:

- Сезнең ышанычны акларбыз!

Хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев бүгенге көндә Азнакайдан 237 егетнең илнең төрле почмакларында хезмәт итүе хакында сөйләде. Төрле округларда алар Җиңү парадларында катнашкан. Көзен китәсе егетләрнең хезмәте аеруча тантаналы шартларга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекнең тулы күәтенә барган чорына һәм аны билгеләп үтү вакыйгасына туры килә. Сүз дә юк, бу бер ел алар гомерендә аеруча истәлекле калачак.

- Әлегә кадәр бер генә хәрби частьтан да бер генә Азнакай егете турында да начар сүз ишеткәнебез булмады, - диде ул. - Сез дә бабайлар-әтиләрегез үрнәгендә илгә тугрылыклы хезмәт итәрсез, аларга лаеклы алмаш булырсыз, дип ышанабыз. Барыгызның да туган якларга сау-сәламәт әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Владивостокта