Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар заман белән бергә атлый

Район һәм шәһәр ветераннар советы үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә аның тынгысыз җитәкчесе Миргасим Кәримов белән оешманың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк планнары хакында әңгәмә кордык. - Миргасим Ильясович, дүрт дистә ел дәвамында оешма белән кемнәр җитәкчелек итте? - 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын...

Район һәм шәһәр ветераннар советы үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә аның тынгысыз җитәкчесе Миргасим Кәримов белән оешманың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк планнары хакында әңгәмә кордык.
- Миргасим Ильясович, дүрт дистә ел дәвамында оешма белән кемнәр җитәкчелек итте?
- 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын төзү турында карар кабул ителә. Аның беренче рәисе итеп Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Зиннуров сайлана. Аннары совет белән Ярхәм Хисамов, Фатыйх Галиев, Габделхәй Рәхимов җитәкчелек итә. Алар барсы да Бөек Ватан сугышын кичкән, соңыннан тәҗрибәле, абруйлы җитәкчеләргә әйләнгән фронтовиклар иде. Ул чорларда колхоз-совхозларда, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә дә ветераннар советлары төзелә. Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, гомумән, барлык пенсионерларның исемлекләре барлана.
-Бүген ветераннар оешмасы нинди эшләр белән янып яши?
-Оешмабызның шәһәр үзәгендә үз бинасы бар, 2 шахмат клубы эшли. Спортның төрле төре буенча ярышлар үткәреп торабыз. Үз участогыбызда барыбыз бергәләшеп чәчәкләр, яшелчә, җиләк үстерәбез. Көзен бу нигъмәтне җыеп, Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына илтәбез. Күчтәнәчләрне биредә яшәүчеләргә үзебезнең "Хатирә" һәм "Калинушка" ансамбльләре катнашында зур концерт әзерләп, бик күңелле итеп тапшырабыз. Сәяхәтләргә йөрергә яратабыз. Болгар, Биләр, Казан, Алабугада, күрше-тирә районнарда булдык. Ел саен ветераннарыбыз өчен Сабантуйлар, "Әбиләр чуагы", "Яшьлегемә кире кайтсам иде" , РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә "Ворошилов мәргәне" ярышы кебек чаралар үткәрәбез. Яшьләргә патриотик тәрбия биреп, предприятие-оешмаларда, мәктәпләрдә, музейда очрашуларда катнашабыз.
- Совет үз ветераннары турында ничек кайгырта?
- Ветераннарыбызга барлык социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Бу җәһәттән район җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына зур рәхмәтлебез. Районның социаль яклау идарәсе белән берлектә ялгыз һәм авыру пенсионерларга йөрибез, аларны азык-төлек белән тәэмин итәбез. Пенсионерларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтәбез.
- Башлангыч оешмалардан аеруча кайсыларын үрнәк итеп куяр идегез?
- Бүгенге көндә районда 19 меңнән артык пенсионер яши. Район ветераннар советы эшчәнлеген оешма-учреждениеләрдә, авыл биләмәләрендәге башлангыч оешмалар рәисләре аша алып бара. Мондый төр структура һәр ветеранны игътибарда тоту мөмкинлеге бирә. Башлангыч оешмалар рәисләре К.Хәмидуллина ("Нефтемаш" заводы), Ф.Зәкиев ("Азнакайнефть"), А.Харисов (бораулау эшләре предприятиесе), С.Мөлекова ("АзнакайРемСервис"), Е.Калинина (2 нче мәктәп), А.Латыйфуллин (Туйкә), Р.Гайфуллин (Тымытык), Н.Гобәйдуллин (эчке эшләр бүлеге) һ.б. арада аеруча активлар һәм безнең терәк-таяныч.
- Оешманың юбилее уңаеннан районда күп эшләр планлаштырылган иде. Алар тормышка аштымы?
- Барлык башлангыч оешмаларда да активистлар, авылларның хөрмәтле кешеләре, мөһим вакыйгалар һәм бүгенге көн турында язма-фотолар тупланган тарихи альбомнар эшләнде һәм аларга йомгак ясалды. Беренче урынны - Туйкә, икенче урынны - Актүбә, өченче урынны ПАТП ветераннар оешмасы алды. Район башкарма комитеты карары белән тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә Мәңгелек ут мәйданында 5 октябрьдә һәйкәлләр ачылачак. Район үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга тантаналы җыелышларда "Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы - 40 ел" медале тапшырыла һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Алга таба да муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан ветераннарга игътибар һәм кайгыртучанлык кимемәс дип ышанабыз.
Барчагызны да бәйрәм белән котлап, иң мөһиме - саулык-сәламәтлек, озын гомер, барча эшләрегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннар заман белән бергә атлый