Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар юлбашчыны искә алдылар

Узган ял көннәрендә пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин туган көнгә багышланган традицион митинг узды. Ленин һәйкәле янына шәһәрнең төрле почмакларыннан укучылар һәм педагоглар, КПСС һәм хезмәт ветераннары агылды. Әлеге чара гадәти узып баручылар игътибарын да җәлеп итте. - Бүген аңа 142 яшь тулган булыр иде, - дип искә алдылар юлбашчыны ветераннар. Азнакайдагы...

Узган ял көннәрендә пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин туган көнгә багышланган традицион митинг узды.

Ленин һәйкәле янына шәһәрнең төрле почмакларыннан укучылар һәм педагоглар, КПСС һәм хезмәт ветераннары агылды. Әлеге чара гадәти узып баручылар игътибарын да җәлеп итте.

- Бүген аңа 142 яшь тулган булыр иде, - дип искә алдылар юлбашчыны ветераннар.

Азнакайдагы 1 нче мәктәп укытучысы Гүзәл Якупова укучылар өчен үзенчәлекле дәрес уздырып, Ленинның биографиясе белән таныштырды. Ветераннар Октябрь революциясенең нинди зур тарихи әһәмияткә ия булуын билгеләп уздылар.

Әлеге чара үзенчәлекле буыннар очрашуы булды. Ул Ленин исеме белән тәрбияләнүче өлкән буынны, аны китаплардан гына укып белүчеләрне дә һәм социализм идеясеннән бик ерак торган яшьләрне дә берләштерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова узганны белми торып, ышанычлы киләчәкне төзеп булмавын искәртте һәм тарихны өйрәнергә чакырды.

Митинг Ленин һәйкәленә веноклар кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев