Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы нәтиҗәлелеген бәяләү буенча сөйләшү узды.

Күптән түгел гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы нәтиҗәлелеген бәяләү һәм 2012 ел эшчәнлегенә йомгак ясау буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Консилиум рәисе урынбасары Э.Мәрданшина Казанда узган республика семинарында күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды. Ул азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирелүе хакында җиткерде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә...

Күптән түгел гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы нәтиҗәлелеген бәяләү һәм 2012 ел эшчәнлегенә йомгак ясау буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Консилиум рәисе урынбасары Э.Мәрданшина Казанда узган республика семинарында күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды. Ул азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирелүе хакында җиткерде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә районда имин булмаган гаиләләрнең саны кимүен билгеләп үтте. Ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының алдагы бурычларына тукталды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Л.Хәлимова докладыннан күренгәнчә, узган ел консилиум утырышында 397 гаилә эше каралган, 37 ведомствоара рейд үткәрелгән.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы С.Биккенова ятим балаларны ачыклау һәм аларның тормышларын җайлау хакында сөйләде. 2013 елның 1 гыйнварына бүлектә 175 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала теркәлгән. Аларның 96 сы опекунлыкка, 72 се - гаиләләргә, 3 се - гаиләнең башка төрле формаларына, 4 се - дәүләт тәрбиясенә бирелгән. Күбрәк гаиләгә тәрбиягә кече яшьтәге балаларны алырга тырышалар икән. Шуңа күрә С.Бикенова, гаиләдә хәл нинди генә булмасын, өлкән сыйныф укучыларын аннан аермау ягында булуын әйтте. Ул 2011 елга караганда ятим балаларның саны кимүен, ә эшкә яраксыз ата-аналарның артуын билгеләп үтте.

Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәшгульлек учреждениеләре, хокук сагы органнары вәкилләре дә балигъ булмаганнар һәм социаль имин булмаган гаиләләр белән эшләү алымнарын яктырттылар.

А.Батыров җитәкчелегендәге ФОРПОСТ үзәгенең Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә тәртип сагы булдыруда өлеше зур.

-Ирекле халык дружиналары буенча барлык оешмалар белән килешүләр төзедек. Начар гаиләләрне ачыклауда торак милекчеләре ширкәтләре ярдәменә таянабыз, чөнки кайсы йортта нинди гаиләләр яшәгәнен алардан да яхшырак белүче юк. Шулай ук дежур торганда укытучыларны полиция хезмәткәре белән бергә имин булмаган гаиләләргә җибәрәбез. ДНД га йөрүчеләргә кызыксындыру чаралары булдырдык, - ди ул.

Яшьләр идарәсе И.Сәгыйтов та үзләре мисалында кызыксындыру чараларының иҗтимагый эшләргә стимул бирүен ассызыклады.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ф.Бакирова нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен бер төркем консилиум әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы нәтиҗәлелеген бәяләү буенча сөйләшү узды.