Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватылса – оста кирәк

Хатлардан юллар Әйе,авырсаң-табиб, ватылса - оста кирәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Сүзем осталар турында иде. Без Гагарин урамы, 35 нче йортның 10 подъездында яшибез. 2008 елның декабреннән ваннада змеевик торбасының җылысы юкка чыкты. 4 ел шулай интектек, заявка бирә-бирә алҗып беттек. Ике авыру тәрбияләгәч, юындырыр өчен дә, керләр киптерү өчен...

Хатлардан юллар

Әйе,авырсаң-табиб, ватылса - оста кирәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Сүзем осталар турында иде.

Без Гагарин урамы, 35 нче йортның 10 подъездында яшибез. 2008 елның декабреннән ваннада змеевик торбасының җылысы юкка чыкты. 4 ел шулай интектек, заявка бирә-бирә алҗып беттек. Ике авыру тәрбияләгәч, юындырыр өчен дә, керләр киптерү өчен дә ул җылы безгә бик тә кирәк шул.

Һәм менә, ниһаять, быел ТСҖ җитәкчеләренең ныклап тикшерүеннән соң, ярты көн эчендә эшләп тә киттеләр. Кирәкле материалларны мастер Раил Шәрәпов үзе алып килде. Слесарь егетләр: Илшат Гатин, Рамил Рәйханов бар эшне дә җиренә җиткереп, чип-чиста итеп эшләп куйдылар. Ванна бүлмәсе җылынды. Бу сөенечләребез озакка гына барсын иде. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!

Дамира Усманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев