Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ватан сакчылары көне белән!

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм үтәүче ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм! Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз. Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге...

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм үтәүче ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне белән тәбрик итәм!

Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз.

Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге буын яшьләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар хакында хәрби частьлардан бары тик мактау сүзләре генә язылган Рәхмәт хатлары килә.

Быел Ватан сакчылары көнен аеруча истәлекле чорда - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан билгеләп үтәбез. Ил язмышы, аның тынычлыгы сагында торган ир-егетләребез бу мөһим кампаниядә актив катнашып, үзләренең гражданлык позициясен белдерерләр, дип ышанам.

Ватан сакчылары көне белән котлап, сезнең барыгызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар һәм ил-көннәребезнең тыныч булуын телим!

Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев