Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган еллар авазы

Шәхси архивымны барлап утырам. Шунда күмәк төшкән бер фотосурәт күземә чалынды. Артына: "1968 ел. Азнакай районының Киров исемендәге колхозында рәислек иткән чорым", - дип язып куйганмын. Карап торам - барысы да таныш, җанга якын кешеләр... Күңелдә, үзеннән-үзе, истәлекләр яңара. ... Ул елларда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә гаять дәрәҗәдә зур әһәмият бирелә...

Шәхси архивымны барлап утырам. Шунда күмәк төшкән бер фотосурәт күземә чалынды. Артына: "1968 ел. Азнакай районының Киров исемендәге колхозында рәислек иткән чорым", - дип язып куйганмын. Карап торам - барысы да таныш, җанга якын кешеләр... Күңелдә, үзеннән-үзе, истәлекләр яңара.
... Ул елларда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә гаять дәрәҗәдә зур әһәмият бирелә иде. КПССның Азнакай район комитеты беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов җиң сызганып аны үзе җитәкләде. Хезмәт алдынгыларын - механизаторлар, терлекчеләрне бүләкләү өчен колхозларның тулай кеременең ике проценты алдан ук дәүләт банкына күчереп куела иде. Ел саен сабанчылар, машина белән сыер савучылар, сарык йоны алучылар ярышлары оештырылды.
Бүген сезгә тәкъдим ителә торган фоторәсем дә Азнакай авылының "Марат" колхозына караган Холмовка басуында, район сабанчылары ярышыннан соң төшерелгән иде. Анда безнең колхоз механизаторы - Карамалы авылы егете Зөфәр Асибаков, "ДТ-54" тракторы белән, беренче урынны яулады. Җилкәсенә "Районның абсолют батыры" тасмасы салынды, Мактау грамотасы тапшырылды. Колхоз исеменнән бүләк итеп аңа хуҗалыктагы иң зур тәкәне сайлап бирдек.
Аннан соң инде 44 ел гомер узды. Әлеге рәсем дә тарихның бер мизгеле генә булып калды. Хезмәттәшләремнең күбесе инде бакыйлыкка күчте. Бүгенге язма аларның рухына дога булып барсын.
Рәсемдә беренче рәттә (сулдан): МТС директоры Җәмил Әсәнов, Таллы Бүләк бригадасыннан инженер-көйләүче Илдус Кәримов, кыр батыры Зөфәр Асибаков, аның сабанчысы Җәүдәт Газизов, агроном Атлас Зәкиҗанов. Икенче рәттә: районның техника куркынычсызлыгы инженеры Гайсә Фатыйхов, район профсоюзлары берләшмәсе рәисе Хәмит Харисов, Киров исемендәге колхоз председателе Самат Мирсәетов, район Советы башкарма комитеты рәисе Йосыф Мортазин, колхозның баш инженеры Әнвәр Рафиков, баш агрономы Әнәс Җиһангиров, партия райкомының икенче секретаре Әсгать Хәмидуллин. Арткы рәттә: районның баш архитекторы, җир эшләре җитәкчесе Зефир Мортазин, колхоз шоферы Зәкәрия Ганиев, "Советская Татария" газетасы журналисты Григорий Дудник, КПСС райкомының бүлек мөдире Наил Хәмитов.
Самат МИРСӘЕТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган еллар авазы