Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган елга йомгак ясалды, алга планнар билгеләнде

Директор урынбасары Х.Хәбибуллин һәм профком рәисе Ф.Шәмсетдинов хезмәт ветераны Ф.Сәлаховка Мактау грамотасы тапшыра 16 гыйнвар көнне "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ хезмәт коллективының еллык конференциясе булды. Аның эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ баш инженеры Юрий Стерлядев, идарә итү компаниясе профкомы рәисе урынбасары Рәфис Шакиров, заказчылар - нефть һәм газ...

Директор урынбасары Х.Хәбибуллин һәм профком рәисе Ф.Шәмсетдинов хезмәт ветераны Ф.Сәлаховка Мактау грамотасы тапшыра

16 гыйнвар көнне "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ хезмәт коллективының еллык конференциясе булды.

Аның эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ баш инженеры Юрий Стерлядев, идарә итү компаниясе профкомы рәисе урынбасары Рәфис Шакиров, заказчылар - нефть һәм газ чыгару идарәләре вәкилләре катнашты.

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ 2011 елга билгеләнгән барлык төр җитештерү һәм социаль-икътисади күрсәткечләрен уңышлы тормышка ашырган. Моның шулай икәнлеге җәмгыятьнең башкаручы директоры Илдар Маннапов чыгышында ачык чагылыш тапты. Узган хисап елында заказчыларга 949, ягъни алдагы елдагыдан 104 скважина артык тапшырылган. Шул исәптән 695 скважинада капиталь, 244ендә агымдагы ремонт эшләре башкарылган. Хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үзләштерү кысаларында 379 скважинада бораулау бригадалары өчен юнәлеш бораулаганнар. Май аеннан нефть бирүчәнлеге кимегән скважиналарның ян кәүсәләрен тишеп узуга керешкәннәр. Бу эш белән 3 нче цех шөгыльләнә. Шушы вакыт эчендә "Татнефть" компаниясенә караган 5 скважинада бу операция уңышлы уздырылган.

2011 елда коллектив барлыгы 1 млрд. 945 млн. сумлык эш башкарган. Скважиналар ремонтлау бригадаларының хезмәт җитештерүчәнлеге, скважина/вахтага күчереп исәпләгәндә, 13,6 процентка үскән.

Бригадаларның эш нәтиҗәләре турында ремонланган скважиналардан нефть чыгуның күпкә артуы да сөйли. Бер елда гына да андый скважиналардан 165 мең тонна өстәмә нефть алынган. План күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 179 процент дигән сүз.

Уңышлары турында сөйләгәндә, 2011 ел рейтингы буенча идарә итү компаниясенең өч төрдәш предприятиесе - Азнакай, Әлмәт, Лениногорск коллективлары арасындагы гомуми зачетта, иң күп балл җыеп, "АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең беренче урын алуы турында әйтеп узмый мөмкин түгел. Җәмгыять буенча еллык рейтингта Владимир Волков җитәкләгән 5 нче цех (Прикамье), бригадалар арасында мастерлар Илһам Шакиров (1 нче цех), Рәмис Хәмидуллин (3 нче цех), Фәнис Хисамиев (4 нче цех) коллективлары иң яхшы дип табылды.

Җәмгыятьтә яшьләр арасында һәнәри осталык конкурслары уздыруга да зур әһәмият бирелә. Аларда электромонтер Расих Вилданов, токарь Илбар Гәрәев, электр белән эретеп ябыштыручы Роберт Зарипов, скважиналарга капиталь ремонт ясау мастеры Роберт Сәлимҗанов вахтасы җиңеп чыкты.

Зур җыенның икенче көн тәртибе - 2011 елгы коллектив килешүнең үтәлеше турында профсоюз комитеты рәисе Фәнис Шәмсетдинов информация ясады.

Төп доклад, коллектив килешү буенча фикер алышулардан һәм заказчыларның баш белгечләре җиткергән киңәш-тәкъдимнәрдән соң, идарә итү компаниясе вәкилләре Юрий Стерлядев һәм Рәфис Шакиров үзләренең эшлекле фикерләрен белдерде.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин 1000гә якын кешене эш белән тәэмин итүче һәм район казнасын тулыландыруда зур урын тотучы предприятие эшчәнлегенә уңай бәя бирде, алга таба да уңышлар теләде. Коллективта озак еллар нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр - 1 нче цех начальнигы Әмир Вәлишин, баш инженерның сәнәгать санитариясе һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча урынбасары Энҗе Гүдәерованы Азнакай районының 80 еллыгы медале белән бүләкләде.

Конференция җитештерү алдынгылары - бораулаучы ярдәмчесе Илнур Сәгъдиев, бораулаучы Рөстәм Рахманов, КРС буенча мастер Алмаз Галимов, күтәрткеч машинисты Фаил Хәйбуллин, слесарь-ремонтник Руслан Юнысов, электромонтер Азат Гарифуллин, баш механик вазифаларын башкаручы Альберт Шакировка "АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең Мактау грамоталары тапшыру тантанасы һәм идарә итү компаниясе конференциясенә делегетлар сайлау белән тәмамланды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев