Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган ел Азнакайда 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелгән

Наил АБДУЛЛИН Узган ел район юлларында булган 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелде. Аларның берсе исерек килеш автомобиль руле артына утыручы гаебе белән килеп чыкты. Әлеге һәлакәтләрнең иң күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын тупас бозу аркасында килеп чыккан - 19 юл-транспорт вакыйгасында 6 кеше үлгән, 25 е төрле...

Наил АБДУЛЛИН

Узган ел район юлларында булган 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелде. Аларның берсе исерек килеш автомобиль руле артына утыручы гаебе белән килеп чыкты.

Әлеге һәлакәтләрнең иң күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын тупас бозу аркасында килеп чыккан - 19 юл-транспорт вакыйгасында 6 кеше үлгән, 25 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юлларда кеше гомере өзелүнең икенче бер җитди алшарты - автомобиль йөртүчеләрнең каршы як юл тасмасына чыгуы.

Шуның аркасында булган 6 авариядә 3 кеше үлә, 7 се гарипләнә. Өченчесе - юллар чаты. Ике юл кисешкән урында хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу нәтиҗәсендәге 9 очракта 1 кеше һәлак була, 12 се яралана.


Узган ел урам аркылы чыгу җирләрендә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган. Бу урында җәяүлеләрнең, бигрәк тә балигъ булмаган балаларның тәүлекнең эңгер-меңгер һәм табигать шартларының начар булган вакытларында да зур юлдан килүче машиналарны санга сукмаулары, гомерләрен куркыныч астына куеп, юлның теләсә кайсы урыныннан аркылы чыгулары күңелне хафага сала. Хәзер машинасыз кеше юк диярлек.

Руль артына берничә мәртәбә генә булса да утырып караган машина йөртүче белә: иртәнге, кичке якларда, бигрәк тә яңгыр, кар яуган вакытларда фара утлары гына тиешле күз күреме ачыклыгын тәэмин итә алмый. Бәла аяк астыннан да килеп чыгарга мөмкин. Узган ел мондый фаҗигагә исерек бер җәяүле юлыкты. Гаеп аның үзендә булса да, кеше хәтле кеше гомере өзелде...


Яңа елның беренче ае башында юл хәрәкәте иминлегенең торышы ничек соң? Азнакай район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең административ закончалылыкны башкару буенча инспекторы Валерий Черных белдерүенчә, аеруча авыр юл-транспорт вакыйгалары булмаган. Шушы вакыт эчендә юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуның 400 дән артык очрагына административ беркетмә төзелгән.

Алар арасыннан иң җитди һәм еш кабатланганнары дип ул алда баручы машинаны каршы як юл тасмасына чыгып узу, җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү тәртибен бозу, медицина тикшерүеннән баш тарту, машина йөртү таныклыгы булмаган яки аңа хокукы алынган килеш руль артына утыру, административ штрафларны вакытында түләмәү, исерек, өстәвенә автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш машина белән идарә итү маддәләрен мисалга китерде.


Соңгысына аерым тукталасы килә. Бер яктан ЮХИДИ хезмәткәрләренең тулар-тулмас өч атна эчендә 11 исерек шоферны (өстәвенә, икесенең машина йөртү хокукы күптән түгел генә алынган булган) тоткарлавы теләсә кайчан шартларга әзер торган бомбаны зарарсызландыруга тиң гамәл булса, икенче яктан автомобиль белән идарә итүче исерекләр һәм наркоманнар санының кимемәве, киресенчә, арта гына баруы, юл йөрүчеләр өчен көтелмәгән куркыныч чыганагы булып кала бирә. Юлларыгыз имин булсын!

ИСЕРЕК КИЛЕШ МАШИНА ЙӨРТҮ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?
Бер ел эчендә беренче тапкыр тотылган очракта:
-автомобиль белән идарә итүдән 1,5 елга мәхрүм ителү;
-30 мең сум штраф.
Болардан тыш:
-машинаны эвакуатор белән штраф стоянкасына илтү - 1300 сум;
-штраф стоянкасында тотуның 1 сәгате - 60, тәүлеге 1440 сум.
Бер ел эчендә икенче тапкыр исерек килеш эләккән очракта бу санкцияләргә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу да өстәлә.


P.S. Автомобиль йөртү хокукы алынган булуга карамастан, исерек килеш кабат машина руле артына утырган "Нива" хуҗасы 14 гыйнвар көнне чыгарылган суд карары нигезендә 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган ел Азнакайда 46 юлтранспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелгән