Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган ел “Азнакай” хәйрия фондына 6 миллион сумнан артык акча кергән

Район һәм шәһәр Советларының узган утырышында иң беренче көн тәртибе итеп Азнакай муниципаль районы контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимова палатаның 2013 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Ел дәвамында 21 контроль, 58 эксперт-аналитик чаралар уздырылган. Наталья Сәлимова бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Хәйриячелек, иганәчелек - кешелек дөньясының иң...

Район һәм шәһәр Советларының узган утырышында иң беренче көн тәртибе итеп Азнакай муниципаль районы контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Наталья Сәлимова палатаның 2013 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады. Ел дәвамында 21 контроль, 58 эксперт-аналитик чаралар уздырылган. Наталья Сәлимова бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Хәйриячелек, иганәчелек - кешелек дөньясының иң күркәм сыйфатларының берсе. Мохтаҗларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган олы йөрәкле кешеләр гомер-гомергә булган. Шөкер, районыбыз киң күңелле кешеләргә бай. Билгеле булганча, 2009 елда җирлегебездә "Азнакай" хәйрия фонды булдырылган иде, бүгенге көндә аның әһәмияте әйтеп бетергесез.

Ил төкерсә, күл була диләр бит. Азнакайлылардан бөртекләп җыелган акча шунда туплана. Фондның 2013 елдагы эшчәнлеге белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова таныштырды. Узган ел фондка хәйриячелек өчен 6 миллион 413 мең сумнан артык акча кергән. Ул мохтаҗ булучыларга матди ярдәмгә (алар арасында күп балалы, бер генә ата-аналы, инвалид балалы гаиләләр, социаль яклауга мохтаҗ башка категория кешеләр бар) бүленгән, район күләмендә уздырылучы хәйрия чараларына, акцияләргә тотылган.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин фондны тулыландырып торучыларга, мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт белдереп, әлеге изге эшләр дәвамлы булырга тиеш, дип ассызыклады.


Районның социаль-икътисади үсеше дә, халыкның тормыш хәле дә бюджетның ничек формалашуына турыдан-туры бәйле. Утырышта, халык мәнфәгатен күздә тотып, 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының һәм Азнакай шәһәренең бюджетларына үзгәрешләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган ел “Азнакай” хәйрия фондына 6 миллион сумнан артык акча кергән