Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Урсай авылында көрәш буенча турнир үтте

Узган атнада Урсай авылында танылган көрәшчеләр Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир үтте. Алар икесе дә туган авыллары, Азнакай районы тарихында тирән эз калдырган, хезмәттә генә түгел, спортта да югары нәтиҗәләр күрсәткән шәхесләр. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. -Милли...

Узган атнада Урсай авылында танылган көрәшчеләр Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир үтте.
Алар икесе дә туган авыллары, Азнакай районы тарихында тирән эз калдырган, хезмәттә генә түгел, спортта да югары нәтиҗәләр күрсәткән шәхесләр.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
-Милли көрәш буенча турнирлар матур традициягә әйләнде. Шунысы күңелле, соңгы елда актив яшәү рәвешен - спортны сайлаучылар сафы тулылана. Спорт белән уңышлы шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар тудырылган һәм нәтиҗәләре дә шатландыра. Яшүсмерләр әлеге ярышларда катнашып, үзләренә яңа дуслар табалар, чын көрәшчеләр булып үсәләр, - дип, бил алышучыларга уңышлар теләде ул.
Турнирның Казанда узачак Универсиада алдыннан булуы аерым игътибарга лаек: билгеле булганча, татар-башкорт көрәше дә аерым спорт төре буларак Универсиада ярышларына кертелде. Ә бүгенге ярышларны Урсайның үз универсиадасы дип әйтергә тулы хокук бар. Чөнки Рәфис Ярмиев истәлегенә ул беренче, ә Рәис Кәримов истәлегенә багышлап инде дүртенче тапкыр үткәрелә.
Бу турнирда районның 100дән артык ир-егете көч сынашты. Киеренке рухта барган бәйгене тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте: турнир батыры исеменә кем лаек булыр? Яшүсмерләр арасында барган көрәштә үз үлчәм категорияләрендә Сәмәндәр Хәлимов, Илфат Миңнегалиев, Марсель Ким, Равил Сабирҗанов, Илназ Әзһәмов, Раил Гарипов, Илдус Вәлиев, Рүзил Рәшитов, Илнар Алтынбаев, Рунар Нуриев батыр булып танылды.
Ә ир-атлар арасында Артур Солтанов, Айдар Алтынбаев, Илдар Алтынбаев, Гөлүс Борһанов, Алик Шәйдуллин чемпион булдылар. Команда зачетында Азнакайның "Дельфин" командасы (тренерлары Р.Миңнеханов, Р.Гәрәев) - беренче, шәһәрнең 9нчы мәктәп егетләре (тренер А.Миңнегалиев) - икенче, Тымытык авылы көрәшчеләре (Н.Әхмәтҗанов) өченче урынны алдылар. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Турнирның бик яхшы һәм оешкан төстә уздырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Фәнүс Кәримов үзе дә кече яшьтән үк милли көрәш белән шөгыльләнә.
-Быел катнашучыларның саны артуы аеруча куанычлы, егетләр барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте, ярышка ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора, - ди ул.
Тамашачылар да кызыклы уеннарда катнашып, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты: пычкы белән утын кисү, чүлмәк вату дисеңме... Кыскасы, ярышлар чын бәйрәм төсен алды. Димәк, авыл эшли дә, ял да итә белә. Район, хуҗалык, авыл җитәкчелегенең бердәм булу нәтиҗәсе бу, әлбәттә.
Турнирны оештыручы Фәнүс Кәримов белән Илнур Ярмиев халык өчен бүләк тә әзерләгәннәр иде - кич белән авыл халкына "Айфара" төркеме үзенең җыр-моңнарын бүләк итеп, күңелле ял оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Урсай авылында көрәш буенча турнир үтте