Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Азнакай районында 7 җинаять эше теркәлгән

Узган атнада район биләмәсендә 7 җинаять эше теркәлгән, 5 эш ачылган. 27 ноябрь көнне Актүбәнең Комаров урамындагы бер фатирда күкрәк өлешенә пычак җәрәхәте ясалган ир-ат мәете табыла. Оператив эзләү чаралары барышында әлеге бистәдә яшәүче хатын-кыз тоткарлана. Аның аңлатуынча, алар бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Исерек килеш килеп чыккан ызгыш-талаш нәтиҗәсендә әлеге...

Узган атнада район биләмәсендә 7 җинаять эше теркәлгән, 5 эш ачылган.
27 ноябрь көнне Актүбәнең Комаров урамындагы бер фатирда күкрәк өлешенә пычак җәрәхәте ясалган ир-ат мәете табыла. Оператив эзләү чаралары барышында әлеге бистәдә яшәүче хатын-кыз тоткарлана. Аның аңлатуынча, алар бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Исерек килеш килеп чыккан ызгыш-талаш нәтиҗәсендә әлеге хатын-кыз шешәдәшенә пычак белән кадаган. Җинаять эше кузгатылган.
Билгесез хатын-кыз Азнакайның Вәлиханов урамындагы кибеттән яңа туган балалар өчен җыелма һәм 4580 сум күләмендә акча урлый. Тикшерү эшләре бара.
Элек тә хөкем ителгән Актүбә кешесе шушы бистәдә яшәүче, шулай ук элек тә хөкем ителгән берәүнең 8300 сумлык кәрәзле телефонын урлый. Хәзер караклыкта шикләнелгән кешенең элек тә мондый гамәлләргә катышы булу-булмавы тикшерелә.
Төнлә белән билгесез кешеләр Зур Сукаеш авылында бер хуҗалык ихатасына үтәләр, гараж йозагын ватып эчкә керәләр һәм аннан 3450 сумлык 15 кило мөгезле эре терлек итен алып чыгып китәләр. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре уздырган оператив тикшерү барышында әлеге караклыкны шушы ук авыл кешесе башкаруы ачыкланган.
Тымытык авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы кыз бала физика кабинетында укытучысының букчасыннан 2560 сум акча урлый. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату эше карала.
Ике Азнакай кешесе Гагарин урамындагы бер фатирда кунакта булган вакытта хуҗабикәнең 2200 сум акчасын "чәлдерәләр". Хәзер шикләнүчеләрнең элек тә шуңа охшаш караклык кылу-кылмаулары ачыклана.
24 нче янгын сүндерү часты янындагы бакча будкасында чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат һәм хатын-кыз мәетләре табыла. Тикшерү барышында аларның исерткеч эчемлек кулланган шәһәр кешеләре булуы билгеле була.
Бер атна эчендә районда 12 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 1 кеше һәлак булган, икесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Азнакай районында 7 җинаять эше теркәлгән