Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Азнакай район биләмәсендә 13 җинаять эше теркәлгән, 9 эш ачылган

. Ленин урамындагы "Компьютер дөньясы" кибетендә видеокүзәтү чарасы һәм каравылчы булмауны белеп алган билгесез кешеләр, төнлә тәрәзә аша кереп, аннан 230 мең сумлык оргтехника һәм 11 мең 300 сум көнлек керемне урлыйлар. Кеше юклыктан файдаланган Тымытык авылы кешесе шәхси йортка керә һәм эленеп торган куртка кесәсеннән "Рено" автомобиле ачкычын урлый,...

.
Ленин урамындагы "Компьютер дөньясы" кибетендә видеокүзәтү чарасы һәм каравылчы булмауны белеп алган билгесез кешеләр, төнлә тәрәзә аша кереп, аннан 230 мең сумлык оргтехника һәм 11 мең 300 сум көнлек керемне урлыйлар.
Кеше юклыктан файдаланган Тымытык авылы кешесе шәхси йортка керә һәм эленеп торган куртка кесәсеннән "Рено" автомобиле ачкычын урлый, машинаны кабызып алып китә. Бу эштә шикле кеше тоткарлана. Хәзер ул үз караклыгын дәлилләүче аңлатма бирә.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үзебезнең илдә җитештерелгән автомашиналардан бензин агызып алучы һәм аккумулятор урлаучы Азнакайда яшәүче өч кешелек төркем тоткарлана. Бүгенге көнгә аларның шундый биш угрылык гамәле кылуга катышлары булуы ачыкланган. Хәзер башка шушындый караклыкка кагылышлы эшләре ачыклана.
Билгесез кешеләр шәһәрнең "Автомобильче" ширкәтендәге бер гаражга кереп, 12 мең сумлык 4 кышкы көпчәк резинасы урлыйлар.
Шәһәрнең Ямашев урамы, 11 йорт фатирына үтеп керүче берәү анда яшәүче хатын-кызның пәлтә кесәсеннән кәрәзле телефонын урлый. Хәзер каракның шәхесен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
Чәкән авылында яшәүченең өеннән 12 мең 700 сумлык бал салынган илле литрлы фляга югала.Тикшерү барышында угрының шушы ук авыл кешесе булуы ачыклана.
Ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре шәһәрдәге "Эссен" сәүдә үзәгеннән 2571 сумлык товар урлаган хатын-кызны тоткарлыйлар. Бу аның әлеге үзәктә беренче генә урлашуы түгел икән.
Банки Сукаеш авылындагы "Азнакай" агрофирмасы фермасыннан бозау урлаучылар тоткарлана. Алар шушы ук хуҗалыкта эшләүчеләр булып чыга. Каракларның берсе элек тә шушындый ук угрылык гамәле кылган була. Тикшерү эшләре бара.
Бөгелмә районының Кодаш бистәсеннән бозаулар урлаганда тоткарланган төркем буенча эш дәвам итә. Аларның Бөгелмә һәм Азнакай районнары биләмәләрендә кылган 9 караклык очрагы дәлилләнгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Азнакай район биләмәсендә 13 җинаять эше теркәлгән, 9 эш ачылган