Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Утта янмас, суда батмас

1994 елда яңадан оешкан 87 нче янгын частена мөлаем яшь лейтенант килде. Ул оялып кына үзен начальник урынбасары итеп билгеләүләрен әйтте. Рәфис Зарипов белән танышуым әнә шулай башланды. Екатеринбургта янгын-техник училищесын тәмамлагач, ул башта 24 нче янгын частенда инспектор булып эшли. 2001-2007 елларда - 87 нче янгын часте начальнигы, ә...

1994 елда яңадан оешкан 87 нче янгын частена мөлаем яшь лейтенант килде. Ул оялып кына үзен начальник урынбасары итеп билгеләүләрен әйтте. Рәфис Зарипов белән танышуым әнә шулай башланды.

Екатеринбургта янгын-техник училищесын тәмамлагач, ул башта 24 нче янгын частенда инспектор булып эшли. 2001-2007 елларда - 87 нче янгын часте начальнигы, ә бүгенге көндә - Азнакай муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Ә ул чакта, безнең частка килгән елда, эшкә яшьләрне җыйдылар. Күпчелек егетләр армиядән генә кайткан, махсус белемнәре дә юк иде. Рәфис Фаварис улы, вакытын һәм көчен кызганмыйча, училищеда алган белемен алар белән уртаклашты. Ул ирешелгәннәр белән генә тукталып кала торганнардан түгел, шуңа күрә Казан юридик институтына укырга керде. Юрист белгечлегенең эшендә ярдәме зур, чөнки янгынга каршы хокук бозу очраклары белән еш очрашырга, четрекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Янгын күзәтчелеге бүлеге эшчәнлеге район предприятиеләре, оешмалары, халык белән тыгыз бәйле. Шикаятьләргә җавап язарга, хокук бозучылар белән эшләргә, методик ярдәм күрсәтергә, янгыннарны тикшерергә - барсында да төгәллек һәм тирәнтен белем сорала. Юкка гына безнең район янгын күзәтчелеге бүлеге республикада иң яхшылар унлыгында бармый. Рәфис Зарипов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" 3 дәрәҗәдәге медальләре белән бүләкләнде, башка төрле бүләкләргә ия булды. Югары исеменә карамастан, ул хезмәттәшләре өчен чын иптәш, төпле киңәшче, ярдәмчел кеше булып калды. Янгын сагы ветераннары да Рәфис Фаварис улына рәхмәтле. Янгын сагы көне уңаеннан үткәрелә торган очрашулардан да, Өлкәннәр көненнән дә ветераннар читтә калмый, аларның проблемаларын хәл итәргә тырыша.

Рәфис Зарипов гаиләсендә дә үрнәк. Тормыш иптәше Лилия, уллары Равил белән Кәрим һөнәренең җаваплылыгын аңлыйлар. Ә Рәисә апа белән Фаварис абый исә шундый ул үстерүләре белән чын-чынлап горурлана алалар.

Г.Исламова, 87 нче янгын часте хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев