Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсайда эш кайный

Атлас Бакиров (сулда) һәм Илдар Шәйхевәлиев эш вакытында Район агросәнәгать предприятиеләрендә тракторларга һәм прицепларга еллык дәүләт техник каравы уздыру вакыты төгәлләнергә бер атна вакыт калып килә. Аның чираттагысы "Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы" һәм игенчелек белән шөгыльләнүче "Шәхси эшмәкәр Бакиров" структуралары базасында узды. ...Язның гадәттәгедән беркадәр соңарып килүен ишарәләп, буранлап яуган җепшек...

Атлас Бакиров (сулда) һәм Илдар Шәйхевәлиев эш вакытында

Район агросәнәгать предприятиеләрендә тракторларга һәм прицепларга еллык дәүләт техник каравы уздыру вакыты төгәлләнергә бер атна вакыт калып килә. Аның чираттагысы "Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы" һәм игенчелек белән шөгыльләнүче "Шәхси эшмәкәр Бакиров" структуралары базасында узды.

...Язның гадәттәгедән беркадәр соңарып килүен ишарәләп, буранлап яуган җепшек кар да биредәге трактор һәм прицепларга еллык техник карау уздыруга комачаулык тудыра алмады. КФХ ның Урсай бүлекчәсендәге тикшерү узарга тиешле барлык техникасы - алты чылбырлы, егерме ике, шул исәптән егәрле өч "К - 700" һәм ике "Т - 150" тәгәрмәчле тракторы тикшерү сызыгында тора.

Аларның техник халәтен карарга алынганчы, "Гостехнадзор"ның Азнакай шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлек начальнигы Альберт Фахразов механизаторлар белән эшлекле сөйләшү уздырды. Ул, башлыча, техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүгә, шуның эзлекле дәвамы буларак, кеше сәламәтлегенә куркыныч янаучы бер генә мәсьәләдә дә ваемсызлык очрагын булдырмауга басым ясады.

Ул арада инженер Дамир Сәхәүов белән бүлекчә механизаторлары эше турында сөйләшәбез. Аларның күбесе, сезонына карап, берничә техникада эшли икән. Әйтик, Рәфис Солтанов "ЮМЗ" тракторында малларга азык ташый, үлән өлгергәч, "Е - 303" агрегатында яшел масса чаба. Иван Федоров, Мансур Яруллин үзләренең "Т - 4" маркалы тракторларында язгы-көзге чәчүгә чыгалар. Игеннәр өлгергәч, "Дон" комбайнында аның уңышын җыеп алуда катнашалар. Тракторчылар Илшат Кәримов, Расих Дәүләтгәрәев, Рафаэль Әхмәтшин, Илшат Сәлахов, яшь булуына карамастан тапшырылган эшен җиренә җиткереп башкаручы Марат Яруллин, ашлама, урып-җыю чорында иген ташучы "КамАЗ" шоферы Илүс Галимуллин, техникаларны карау эшен оештыручы мастерской мөдире Фәндәс Сәхбиев исемнәрен аеруча мактап телгә алды белгеч.

Сөйләшү, үзеннән-үзе, быелгы техник карауга әзерлек эшләренә кереп китә. Мондагылар өчен сер түгел, әгәр дә биш ай буена түләнмәгән 3 миллион сумлык хезмәт хакы, 1 миллион ярымлык кредит һәм башка әҗәтләре булган, нәтиҗәдә бөлгенлеккә төшү дәрәҗәсенә килеп терәлгән "Урсай" җәмгыятен фермер Фәнүс Кәримов үз канаты астына алмаса, шәхси акчасына хуҗалыкның бөтен проблемаларын ерып чыкмаса, терлекчелек фермаларында эшләүче һәм язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторларны ремонтлау-хәзерләү мәсьәләсе дә зур сорау астында каласы булган икән.

Әйтергә кирәк, техниканы тиешле дәрәҗәдә ремонтлау, буяу эшләрен башкару өчен мастерскойда бөтен шартлар да тудырылган. Запас частьлар сатып алуда өзеклек булмаган. Гаражлар газ белән җылытыла.

Яңа җитәкченең эш оештыруга хуҗаларча карашы үзен һәрдаим сиздереп тора. Әйтик, 2012 ел башында зыянга эшләүче "Урсай" ҖЧҖ таркатылып, аның вәкаләтләре "Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы"на тапшырылганга кадәр, биредә бер сыердан уртача нибары 5 килограммга якын сөт сауган, ел дәвамында 300 баш бозау алып, шуның бишен генә исән-сау үстерә алган булсалар, соңгы ике ай вакыт эчендә, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре ярдәме белән, хуҗалык малларын асрау шартларын һәм тукландыру рационын тулысынча диярлек камилләштерүгә ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, бүген бер сыердан уртача 7,5 килограмм сөт савыла һәм якын арада аны 12 - 15 килограммга җиткерергә планлаштыралар. Яңа туган бозауларны асрауны да таләпләр югарылыгына куйганнар. Әлегә бер генә яшь терлекнең дә үлү очрагы күзәтелмәгән.

...Ул көнне "Бакиров" хуҗалыгындагы дистәдән артык тракторга да дәүләт техник каравы уздырылды. Бүгенге шәхси эшмәкәр, ике ел элек лаеклы ялга чыкканга кадәр утыз еллап Тельман исемендәге колхозны, аннан "Урсай" ҖЧҖен җитәкләгән, аларның данын республика күләменә күтәргән Равил Ильяс улының арендага алган 1000 гектар җирен эшкәртергә, чәчәргә, уңышын җыеп алырга кирәк күләмдә ашламасы, чәчүлек материалы, машина-тракторы бар. Барлык төр техниканы, тагылма коралларны ремонтлау белән ике алыштыргысыз универсаль белгеч, механизатор-машина йөртүчеләр Атлас Бакиров белән Илдар Шәйхевәлиев шөгыльләнә. "Гостехнадзор"ның бүлек башлыгы Альберт Фахразов алар әзерләгән техниканың сыйфатыннан канәгать калды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев