Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарны уттан саклыйк!

​​​​​​​Көннәр ямьләнүгә, бигрәк тә җәй айларында, урманнарда ял итәргә яратучылар арта.

Әмма шул ук кешеләрнең ваемсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сугарга теләмәве еш кына бик аяныч нәтиҗәләргә китерә: зур-зур мәйданнарда урманнар янып бетә, уникаль экосистема юкка чыга. Урманнарда янгыннарны сүндерүгә Россиядә күп миллионлаган акча сарыф ителә.

Урманнарда ут чыгунын төп сәбәпчесе – кеше факторы. Табигатьнең матур урыннары күпләрне үзенә җәлеп иткәнлектән, иң зур зыян кургәннәре дә шул җирләр була. Дөрес, яшен сугу, электр чыбыгы өзелү, үзлегеннән кызып кабынып китү аркасында ут чыгу очраклары да була, әмма төп гаеп, барыбер кешедә.

Янгыннан саклану бүлеге хезмәткәрләре кешеләрне ут белән сак эш итәргә өнди! Табигатьтә дә, көнкүрештә дә утка ваемсыз мөнәсәбәт аркасында җитди проблемалар, зур бәлаләр килеп чыкмасын дисәгез, коры үләнне, чүп-чарны ачык урыннарда, корылмалар янында беркайчан да яндырмагыз, сүндермәгән тәмәке төпчеген, шырпы ташламагыз. Көннәр коры торганда, машиналар белән урман эченә кермәгез, нәни генә очкынның дөрләп киткән зур янгынга әверелеп китү куркынычы бар. Учак кабызгансыз икән, киткәндә аның тулысынча сүнгән булуына игътибар итегез, ял итү урыныннан киткәндә, пыскып ятучы агач кисәге яки ботак калмавына ышанырга кирәк.

Урманда янгын чыкканын күрүгә беренче эш итеп коткаручыларга хәбәр итәргә кирәк: 01 – бердәм номер; 101, 112 – кәрәзле телефоннан.

Нәбиева Г.Т., 12 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры һәм ОНД хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев