Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урлашу күршеңнең кесәсенә суга...

Соңгы айларда торак-коммуналь хезмәтләр квитанциясендә барлыкка килгән ОДНнар, ягъги гомумйорт кирәк-яраклары өчен тотылган кайнар һәм салкын су өчен моңа кадәр күрелмәгән формада түләүләр Азнакай һәм Актүбә халкын гаҗәпкә калдырды. Су өчен хәзер без үзебез кулланган күләмнән дә артыгын түли башладык. Коммуналь хезмәтләрдә ОДНнар барлыкка килү проблемасын тирәнтен өйрәнеп һәм аларны...

Соңгы айларда торак-коммуналь хезмәтләр квитанциясендә барлыкка килгән ОДНнар, ягъги гомумйорт кирәк-яраклары өчен тотылган кайнар һәм салкын су өчен моңа кадәр күрелмәгән формада түләүләр Азнакай һәм Актүбә халкын гаҗәпкә калдырды. Су өчен хәзер без үзебез кулланган күләмнән дә артыгын түли башладык.
Коммуналь хезмәтләрдә ОДНнар барлыкка килү проблемасын тирәнтен өйрәнеп һәм аларны җайга салу максатыннан, муниципаль район һәм шәһәр, ТСЖ, идарә итү компаниясе, ресурс белән тәэмин итү оешмалары җитәкчелеге, вәкилләре урыннарга чыгып аңлату, тикшерү эшләре алып бара.
Шундый тикшерүләрнең берсе 26 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Болгар урамындагы ОДН күп хисапланган 27 нче йортта уздырылды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге, составына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, ЕРЦ җитәкчесе Марат Авзалов, ТСЖ вәкилләре кергән комиссия әлеге йортның һәр фатирында булды. Тикшерү барышында 17 хисаплау приборының тикшерү вакыты чыкканлыгы, 38, 47 нче фатирларда чутлагычларга кыскычлар куелуы ачыкланды. 38 нче фатирда бер кеше дә теркәлмәгән булса да, 3 кеше яши. 47 нче фатирда 1 кеше теркәлгән, әмма фатирга керүче берничә кеше тора. Ачыкланган фактлар буенча актлар төзелде һәм тиешле чаралар күреләчәк.
Мондый тикшерүләр даими уздырылачак һәм аның нәтиҗәләре буенча материаллар тикшерү органнарына җибәреләчәк, подъездлар кашындагы стендларга эленәчәк, газетада басылачак.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә ОДН куллануны киметү буенча чараларда актив катнашырлар дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урлашу күршеңнең кесәсенә суга...