Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уразада мохтаҗларны ашат

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Кыямәт көне шундый көндер - дөньяда булган нинди нигъмәтләр бар, аларның берсе дә сиңа файда бирмәячәк. Бары тик сәламәт калеб кенә файда бирер". Ислам дине мохтаҗларга ярдәм итүгә, ашатуга зур игътибар бирә. Тарихка борылып карасак, элек күп халыклар ачлыктан яки мохтаҗларның байларга каршы сугышлар ачуыннан һәлак булганнар....

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Кыямәт көне шундый көндер - дөньяда булган нинди нигъмәтләр бар, аларның берсе дә сиңа файда бирмәячәк. Бары тик сәламәт калеб кенә файда бирер".
Ислам дине мохтаҗларга ярдәм итүгә, ашатуга зур игътибар бирә. Тарихка борылып карасак, элек күп халыклар ачлыктан яки мохтаҗларның байларга каршы сугышлар ачуыннан һәлак булганнар. Шәригатебез бу мәсьәләне төптән чишә. Чөнки зәкят түләү - Исламның биш баганасының берсе. Уразаның кабул булуы - фитыр сәдакасы белән дә бәйле. Әгәр дә син үзең тук булып, күршең ач булса - бу да синең Аллаһка булган итагатеңә шик тудыра. Аллаһ Тәгаләгә итагать иткән кеше - мескеннәрне, әсирләрне, мохтаҗларны ашатучы. Алар моны акчага түгел, ә савап өчен, Раббыбызның ризалыгын алу өчен, Аның рәхмәтенә ирешер өчен эшлиләр. Ярдәм итүчеләргә Аллаһ Тәгалә җәннәт ишекләрен ача. Бу турыда Коръәннең әл-Ниса сүрәсендә дә хәбәр ителә.

Мәдинәдә булган чагында Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә: "Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз, туганлыкны саклагыз, төнлә намаз укыгыз - җәннәткә имин булган хәлдә керерсез", - дигән.

Галимнәребез: "Күпләр кешеләрне ашату - мәчетләр салу, хәйрия эшләрендә катнашу кебек түгел, ә бик гади гыйбадәт", - дип уйлыйлар ди. Ләкин дөреслектә бу шәригатебездә бик зур урын алып тора. Бу гыйбадәттән башка бик күп гыйбадәтләр барлыкка килә, шуңа күрә аңа салкын карарга кирәкми.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Иманга килмичә, җәннәткә керә алмассыз. Ә иманга бер-берегезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яратканчы килә алмассыз", - диде. Шушы хәдисне галимнәребез безгә дәлил итеп китерәләр. Әгәр дә син кешеләрне ашатасың, аларга өстәл әзерлисең, мәчеттә яки башка җирдә аларны хөрмәт белән кабул итәсең икән - бу аларның сиңа карата мәхәббәтләре артуга сәбәп була. Ә син ифтарларда алар белән бергә буласың. Бәлки алар арасында гыйлемлерәк, хикмәтлерәк кеше бардыр. Алардан үзең өчен яңа мәгълүмат аласың, иманың арта.

Рамазан аенда кичкә чаклы арыйбыз. Өйдә ифтар ашлары үткәрү бик яхшы булса да, җәмәгать белән авыз ачуга, намаз укуга омтылыйк. Чакырсалар, каршы килмәгез, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен килегез. Чөнки ифтар ашын уздыручы ничәдер кешелек өстәл әзерләп, чакырылганнарның яртысы да килмәсә, аның кәефе төшәчәк.

Ижауда, Аллага шөкер, 3 мәчеттә дә, берничә кафеда ифтар ашлары үтә. Республикабызның башка шәһәр районнарында да ифтарлар уздырыла. Җәмәгатьтән читләшмик, Рамазан аенда игелекле эшләр эшләргә ашыгыйк.

http://www.baltaci.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уразада мохтаҗларны ашат