Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урак – һәммәбез өчен җаваплы чор

Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Игенчеләргә быел барлыгы 50 мең гектарда бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. «Азнакай» агрофирмасы, «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, «Марс», «Туйкә», «Кәримов» КФХ урып-җыю эшендә алда бара. Элеваторга инде беренче олаулар да озатыла башлады. Мәсәлән, «Марс» хуҗалыгы 100 тонна борчак, ә «Таллы Бүләк» АХҖК 30 тоннадан...

Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара.
Игенчеләргә быел барлыгы 50 мең гектарда бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. «Азнакай» агрофирмасы, «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, «Марс», «Туйкә», «Кәримов» КФХ урып-җыю эшендә алда бара. Элеваторга инде беренче олаулар да озатыла башлады. Мәсәлән, «Марс» хуҗалыгы 100 тонна борчак, ә «Таллы Бүләк» АХҖК 30 тоннадан артык арыш тапшырырга өлгергән. Хуҗалыклар шушы көннәрдә көзге культуралар: 3586 гектар җирдә арыш, 1975 гектарда бодай һәм 1570 гектарда борчакны суктырып бетереп, аннан массакүләм төстә арпа суктыру эшенә керешәчәк.
Иген уңышының бөртеген дә югалтмыйча үзвакытында сыйфатлы җыйнап алу өчен барлык юнәлешләр буенча да яхшы хәзерлек таләп ителә. Урак - ул игенче өчен генә түгел, һәммәбез өчен дә иң җаваплы, киеренке вакыт. Шәһәрлеләр элек-электән килгән матур традицияне дәвам итеп, авылга ярдәмгә чыга.
Быел игенчеләр район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоя. Урып-җыю эшләрен өзлексез, сыйфатлы, югалтуларсыз җыйнап алу өчен барлык резервлар да эшкә җигелгән, хуҗалыкларга район җитәкчеләре беркетелгән. Урып-җыю кампаниясе җитәрлек күләмдә куәтле техника (108 комбайн катнаша, берничә комбайн кайтырга тора), ягулык белән тәэмин ителгән. Урып-җыю мөмкинлеге булган табигый шартларның бер минуты да әрәм ителми. Комбайннар чык төшкәнчегә кадәр басудан кайтып керми.
Н. ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урак – һәммәбез өчен җаваплы чор