Универсал механизатор
"Шәвәлиев КФХсы" баш инженеры Нәсим Гарифуллин хуҗалыкның алдынгы тракторчысы Илсур Мөхәммәтшин турында әнә шулай ди. Аның сүзләрендә хаклык бар. Чөнки Илсур ел әйләнәсендә хуҗалыкның барлык төр сезонлы эшләрендә катнаша. Язгы-көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, тракторы белән фермада эшли. ...Совет Армиясенә алынганчы ук механизатор һөнәрен үзләштергән, туган авылы Әсәй басуларында иген...
"Шәвәлиев КФХсы" баш инженеры Нәсим Гарифуллин хуҗалыкның алдынгы тракторчысы Илсур Мөхәммәтшин турында әнә шулай ди. Аның сүзләрендә хаклык бар. Чөнки Илсур ел әйләнәсендә хуҗалыкның барлык төр сезонлы эшләрендә катнаша. Язгы-көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, тракторы белән фермада эшли.
...Совет Армиясенә алынганчы ук механизатор һөнәрен үзләштергән, туган авылы Әсәй басуларында иген үстерүдә катнашырга өлгергән егет, хәрби хезмәтеннән кайткачтын да бәхет эзләп читкә чыгып йөрми. Яраткан хезмәтенә алына. 28 ел инде җир эшкәртә, иген игә, терлекчелек тармагы үсешенә үз өлешен кертә. Быел да үзенә беркетелгән "ДТ-75" тракторын язгы кыр эшләренә әзерләп - ремонтлап, көйләп, буяп куйган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев