Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уналтының берсе һәм беренчесе

«Дивана» спектакленнән күренеш Быел Азнакаебызның мәдәният җәүһәре-Бөтенсоюз фестивале дипломанты, Бөтенроссия смотры лауреаты, районның Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиясе лауреаты татар халык драма театрының 70 еллык юбилеен билгеләп үттек. Үзенең җитмешенче сезонына театр Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәлек "Дивана" драмасын сәхнәләштерде. Спектакльне азнакайлылар инде берничә тапкыр күреп тә, һәр чыгышны алкышларга күмде. Бу...

«Дивана» спектакленнән күренеш

Быел Азнакаебызның мәдәният җәүһәре-Бөтенсоюз фестивале дипломанты, Бөтенроссия смотры лауреаты, районның Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиясе лауреаты татар халык драма театрының 70 еллык юбилеен билгеләп үттек.

Үзенең җитмешенче сезонына театр Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәлек "Дивана" драмасын сәхнәләштерде. Спектакльне азнакайлылар инде берничә тапкыр күреп тә, һәр чыгышны алкышларга күмде. Бу иҗаты белән коллектив Әлмәт шәһәрендә "Идел -йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең зона конкурсында да катнашты. Республика фәнни-методик үзәкнең сәнгать җитәкчесе Камил Саттаров рәислегендәге мәртәбәле жюри Азнакай халык театрына югары бәя бирде. Безнекеләр башкалада әлеге фестивальдә катнашуга чакыру алды һәм күптән түгел Казанның зәвыклы тамашачысын янә әсир итеп кайтты.

Фестивальнең йомгаклау декадасында республика районнары һәм шәһәрләреннән, чит төбәкләрдән 16 коллектив катнашты. Театр коллективлары составы төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләреннән тора: мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр, бизнесменнар, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар…

Быел театрга 367 үзешчән артист тартылган. Жюри бик компетентлы - ТРның, РФ нең халык артистларыннан, сәнгать эшлеклеләреннән, олпат язучылардан тора. Кем әйтмешли, һәр чыгыш «иләктән иләнде». Шулай итеп, «Идел-йорт» халык театрларының унберенче фестивале гран-приена актанышлылар лаек булды. Ә безнең Азнакай халык театры беренче дәрәҗә лауреат исемен алды һәм 100 мең сумлык сертификатка ия булды. Режиссер Гата Ялалов җитәкчелегендәге коллективның иҗаты ел саен шулай югары бәяләнеп килә. Быел да аларның сынатмаячагына шик юк иде, чөнки әсәрнең сәхнәләштерүгә саллысы, җитмәсә, камаллылар тарафыннан тамашачы хөкеменә биреп өлгергәне алынган. Ә инде театр үзешчәннәре өчен тәгаен, иң кыйммәтле бәя авторның үзенеке булгандыр. «Сезнең «Дивана» чын мәгънәсендә дивана, ә «җүләр» түгел! Мин сез, һәвәскәрләрне, чын артистлардан да арттырырсыз дип көтмәгән идем. Афәрин, булдырдыгыз!», - дигән Туфан Миңнуллин. Ул әйтсә, берәгәйле әйтә…

Лиза Нур

Хөрмәтле райондашлар! Тамашачыларның күпсанлы соравы буенча Азнакай халык театры 26 декабрьдә 19.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында «Дивана» спектаклен куя. Бүгенге яшәешебез, тормыш кыйммәтләре хакында тирәнтен уйландырган да, рәхәтләнеп көлдергән дә тамашага килегез! Шәп булачак!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев