Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Улыбызны чын мөгаллимнәр укыта

Улыбыз Айдар - 7 нче урта мәктәпнең 5 нче В сыйныфы укучысы. Сәламәтлеге аркасында ул өйдә торып белем ала. Уку елы якынлашканда, төрле укытучылар укытачак, алар улыбызны аңлый алырлармы икән дип бик борчылган идек. Менә икенче чирек үтеп бара, улыбыз күзгә күренеп үзгәрде: ул һәр дәресне көтеп ала, өй эшләрен...

Улыбыз Айдар - 7 нче урта мәктәпнең 5 нче В сыйныфы укучысы. Сәламәтлеге аркасында ул өйдә торып белем ала. Уку елы якынлашканда, төрле укытучылар укытачак, алар улыбызны аңлый алырлармы икән дип бик борчылган идек. Менә икенче чирек үтеп бара, улыбыз күзгә күренеп үзгәрде: ул һәр дәресне көтеп ала, өй эшләрен теләп әзерли, күңеле күтәренке.

Рәфкать Мөгътәсимов җитәкчелегендәге мәктәп коллективына рәхмәтебез чиксез. Укытучылар Рәйсә Абдуллина, Фәридә Гыйльфанова, Светлана Нурмөхәммәтова, Алла Батыева, Миләүшә Гафиатуллина, Лилия Хафизова, Рүзилә Мөхәммәтшина бар йөрәк җылыларын биреп эшлиләр. Ә җыр дәресендә безнең өйдә бәйрәм! Резидә Гыйләҗеваның матур тавышына кушылып җырлаган улыбыз өчен сөенәбез.Технология укытучысы Рәфис Арсланов белән улыбыз ниләр генә ясамады! Аларны әби-бабасына, туганнарга бүләк итүе - үзе бер куаныч.

Хөрмәтле укытучылар! Үз һөнәрегезгә тугры, йомшак күңелле, ачык йөзле булуыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Гарифуллиннар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Улыбызны чын мөгаллимнәр укыта