Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар ял да иттеләр, имтиханнарга да әзерләнделәр

Кышкы каникул балалар өчен төрле чараларга бай булды. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы уеннар, бәйгеләр үткәрде. Балалар иҗаты үзәкләре дә тынып тормады: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырылды. Су-сәламәтләндерү комплексларында, чаңгы юлларында укучылар күңелле стартларда ярыштылар. Үзәк стадиондагы шугалак...

Кышкы каникул балалар өчен төрле чараларга бай булды. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы уеннар, бәйгеләр үткәрде.
Балалар иҗаты үзәкләре дә тынып тормады: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырылды. Су-сәламәтләндерү комплексларында, чаңгы юлларында укучылар күңелле стартларда ярыштылар.
Үзәк стадиондагы шугалак та азнакайлыларның иң яраткан ял урынына әверелде. Бәхеткә, бу көннәрдә табигать тә мәрхәмәтле булды.
Каникул чорында 13 мәктәп яны лагере эшләде. Анда барлыгы 634 бала йөрде. Былтыргы кебек үк 2 нче мәктәптә һәм 4 нче лицейда татар халык биюләре остаханәләре оештырылды.
"Ачыш" проекты кысаларында укучылар предприятиеләргә, музейларга сәяхәт кылды.
Ә менә тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары каникулларда да дәүләт имтиханнарына әзерләнделәр. Һәр мәктәптә төп фәннәрдән укытучылар консультацияләр уздырды.
- Районыбызда ялларны файдалы һәм күңелле үткәрү өчен мөмкинлекләр күп. Кышкы каникул чорында балалар өчен генә дә 134 чара оештырылды. Өченче чиреккә укучылар әнә шулай зур көч туплап кереште, - ди тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар ял да иттеләр, имтиханнарга да әзерләнделәр