Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар район җитәкчеләре белән очрашты

Район балалар думасы депутатлары, «SаMоSтоятельные дети» проектында һәм «Лидерлык нигезләре» республика проектында катнашучылар, олимпиада призерлары, спортчылар - 30 иң актив укучы ТР Дәүләт Советында булып кайткач, район җитәкчелеге белән фикер алышыр өчен җыелдылар. Казанда районыбыз укучылары делегациясе Азнакай балалар думасының эшчәнлегенә уңай бәя биргән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...

Район балалар думасы депутатлары, «SаMоSтоятельные дети» проектында һәм «Лидерлык нигезләре» республика проектында катнашучылар, олимпиада призерлары, спортчылар - 30 иң актив укучы ТР Дәүләт Советында булып кайткач, район җитәкчелеге белән фикер алышыр өчен җыелдылар.

Казанда районыбыз укучылары делегациясе Азнакай балалар думасының эшчәнлегенә уңай бәя биргән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутат Василий Логинов белән очрашты, Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсиядә йөрде.

Район балалар думасы депутаты Регина Гыйльманова район җитәкчелеге белән очрашуда уку бәясенең артуы, бюджет урыннарының кимүе, Татарстанда югары уку йортларына керү балларының чиге артык югары булуы турында сораулар бирде.

Башка регионнарга караганда, республикабыз вузларында белем бирү сыйфаты югары булу сәбәпле, керү балларының чиге дә югарырак. Шуңа күрә 40% чыгарылыш укучылары Татарстаннан читтә укый. Шулай да имтиханнарын яхшы биргән абитуриентлар максатчан финанслау нигезендә бюджетлы урыннарга керә ала, яки килешү төзеп, вузны тәмамлагач киләчәктә эшкә урнашачак предприятие хисабына да укырга мөмкин.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, максатчан финанслауга тукталып, бу мөмкинлектән беркем файдаланмавын искәртте. Мисал өчен, узган ел бер чыгарылыш укучысы да авыл хуҗалыгы буенча бюджет бүлегендә уку теләге белдермәде. Югыйсә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы - республикабызда үсеш алган, комьютерлаштырылган, яңа технологияләр файдаланучы өлкәләрнең берсе.

4нче мәктәп укучысы Галия Зарипова яшь белгечләрнең районга кайтуы, алар өчен стимуллар - даими эш урыны, яхшы эш хакы булдыру турында сораулар күтәрде. Наҗәт Мәсгут улы соңыннан эшсезләр санында йөрмәс өчен, алдан ук бүгенге хезмәт базарында бәясе булган профессияләрне сайларга кирәклеген аңлатты. Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев эшнең кешегә ошавы, күңелгә хуш килүе турында искәртте. Ул Азнакайда яңа мәктәп - 2 бассейнлы, интерактив җиһазлары булган инновацион комплекс төзелүен әйтте. Анда төп фәннәр инглиз телендә өйрәтеләчәк. Районыбызның мәгариф өлкәсендәге уңышлары, Азнакайда йөздән артык бала шәгыльләнүче парапланеризм һәм парашютлы спортны аерым әйтеп, яшьләрнең ялын оештыру турында сөйләде.

Укучылар ТР Дәүләт Советына барып кайтуны һәм шундый нәтиҗәле очрашу оештырган өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерделәр. Наҗәт Нәгыймов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, төпле гыйлем алып, районыбызга кайтуларын теләде, аның үсешенә лаеклы өлеш кертүләренә өмет татуларын әйтте.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев