Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар һәм оешма җитәкчеләре Актүбә бистәсенең экологик мәсьәләләрен тикшерде

ТРда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә "Актүбәдә ЭКО проблемалары" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда бистә мәктәпләренең иҗат үзәгендә "Лидерлык нигезләре" программасы буенча шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары һәм Актүбә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Мөхәммәтҗанов, идарә итү компаниясе директоры И.Гәрәев, "Жилкомсервис", "МУП" ҖЧҖ...

ТРда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә "Актүбәдә ЭКО проблемалары" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.


Анда бистә мәктәпләренең иҗат үзәгендә "Лидерлык нигезләре" программасы буенча шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары һәм Актүбә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Мөхәммәтҗанов, идарә итү компаниясе директоры И.Гәрәев, "Жилкомсервис", "МУП" ҖЧҖ вәкилләре Р.Тен, И.Газизов, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторы Д.Кожемякина катнашты. Чара барышында бистәнең бүгенге көндәге экологик торышы анализланды.


"Түгәрәк өстәл" артында оештырылган сөйләшү барышында өлкән сыйныф укучылары үзләренең бистәне төзекләндерү буенча эшләгән социаль проектлары белән таныштырдылар.


Чараның эшлекле шартларда узуын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер: укучылар үзләрен борчыган, бистәнең экологик халәтенә кагылышлы сорауларга төгәл җавап алдылар, ә кунаклар, үз чиратында, кайбер проблемаларны чишү буенча кызыклы гына идеяләр белән баедылар. Мондый файдалы очрашуларның дәвамлы булачагына ике як та тирән ышаныч белдерде.


Наталья МИХАЙЛОВА,

Балалар иҗаты үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар һәм оешма җитәкчеләре Актүбә бистәсенең экологик мәсьәләләрен тикшерде