Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзелешләр кызган чор, янгын кагыйдәләрен онытмагыз

Төзелеш эшләрен башкарганда кайберәүләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бармак аша гына карыйлар. Уңайлы, җылы икән, калганы аларны кызыксындырмый. Бу хәл төзелеш эшләрендә биналарны җылыту максатында рөхсәт ителмәгән җылыту материаллары куллануда чагылыш таба. Апрель аенда Грозный шәһәрендә 40 катлы биек бинаның күз алдында януын телевизор экраннары аша күпләр күзәткәндер. Яна торган материал...

Төзелеш эшләрен башкарганда кайберәүләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бармак аша гына карыйлар. Уңайлы, җылы икән, калганы аларны кызыксындырмый. Бу хәл төзелеш эшләрендә биналарны җылыту максатында рөхсәт ителмәгән җылыту материаллары куллануда чагылыш таба. Апрель аенда Грозный шәһәрендә 40 катлы биек бинаның күз алдында януын телевизор экраннары аша күпләр күзәткәндер. Яна торган материал белән җылытылуы сәбәпле, янгын сүндерүчеләр сүндерә алмый интектеләр. Бу хәл һәркемгә сабак булырга тиеш.

Тиешле кагыйдәләр нигезендә, диварларны төзегәндә, тышлаганда, ремонт ясаганда янмый торган материаллар кулланылырга тиеш. Бу шулай ук балконнарын җылытучыларга да кагыла. Балконнарны агач һәм полимер материаллардан (яна торган) тышлау очраклары күз алдында. Моннан кала балконнарда тиз кабынып китә торган материаллар саклау, тәмәке тарту очраклары да күп.

Мондый тәртипсезлекләр өчен күптөрле административ чаралар күрелә. Күпкатлы торак йортларда һәм тирә-юнь территориядә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрмәгән өчен җаваплы кешеләр - 6 меңнән 15 меңгә кадәр, юридик затлар -150 меңнән 200 меңгә кадәр; янгынга каршы пропаганда уздармаган һәм халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтмәгән өчен җаваплы кешеләр -6 меңнән 15 мең, юридик затлар - 150 меңнән 200 меңгә кадәр штрафка тартыла. Янгын китергән зыян 250 меңнән артып китсә, гаепле кеше җинаять җавабына тартыла һәм1 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзелешләр кызган чор, янгын кагыйдәләрен онытмагыз