Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тынычлык! Хезмәт! Май!

Балалар иҗат үзәгенең «Перышки» хореография коллективы чыгышы (җитәкчесе - Ф.Кадырмаева) 1 майда Ишкәев исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме узды. - 1 Майны һәркем үзенчә билгеләп үтә: кемгәдер ул туганнары, якыннары белән җыелырга сәбәп, кемдер өчен - чәчү чоры... Шатлык белән сугарылган әлеге бәйрәмдә юкка гына "Тынычлык! Хезмәт! Май!" дигән...

Балалар иҗат үзәгенең «Перышки» хореография коллективы чыгышы (җитәкчесе - Ф.Кадырмаева)

1 майда Ишкәев исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме узды.

- 1 Майны һәркем үзенчә билгеләп үтә: кемгәдер ул туганнары, якыннары белән җыелырга сәбәп, кемдер өчен - чәчү чоры... Шатлык белән сугарылган әлеге бәйрәмдә юкка гына "Тынычлык! Хезмәт! Май!" дигән шигарә тумагандыр. Бүгенге көндә дә бу сүзләр актуальлеген югалтмый. Барыбыз да тыныч тормыш теләп яшибез, илебез үсеше өчен хезмәт куябыз, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов.

- Безнең район республика күләмендә алдынгылардан санала. Басуларның 35 проценты чәчелгән. Суыклар өмет кенә өсти, "май суык булса, ел игенле булыр" дип халык юкка гына әйтмидер, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. Ул оешма-предприятиеләр профсоюз комитетларына әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Азнакай районы профсоюз комитетлары координацион Советы рәисе Рәфис Хәсәнов профсоюз эшчәнлегенең иҗтимагый роленә тукталды.

Сәхнәдә үзешчән сәнгать артистлары һәм балалар коллективлары, Иван Сергеев җитәкчелегендәге тынлы оркестр чыгыш ясады, милли уеннар оештырылды, аттракционнар эшләде. Балалар рәсем конкурсында җиңүчеләр - Камилә Баһрамова (Актүбә 2 нче мәктәбе), Наилә Кәримова (5 нче мәктәп), Марат Якупов (3 нче мәктәп) истәлекле бүләкләр алды.

Спорт чараларында җиңел йөгерешчеләр, герчеләр, кул көрәшчеләре, шахматчылар көч сынашты, шулай ук бау тарту буенча ярышлар да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев