Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык белән Чалпы элемтәгә чыкты!

Узган атнада Тымытык һәм Чалпы авылларында файдалануга тапшырылган "Мегафон" компаниясе база станцияләренең ике антенна-мачта корылмасы 10 чакрым радиустагы торак пунктларын һәм "Яр Чаллы-Азнакай" трассасын югары дәрәҗәдәге сигналлар белән тәэмин итәчәк. Бу - әлеге авыллар халкы өчен дә, быел үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үткән район өчен дә истәлекле вакыйга. Хәзер...

Узган атнада Тымытык һәм Чалпы авылларында файдалануга тапшырылган "Мегафон" компаниясе база станцияләренең ике антенна-мачта корылмасы 10 чакрым радиустагы торак пунктларын һәм "Яр Чаллы-Азнакай" трассасын югары дәрәҗәдәге сигналлар белән тәэмин итәчәк.

Бу - әлеге авыллар халкы өчен дә, быел үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үткән район өчен дә истәлекле вакыйга. Хәзер Тымытык һәм Чалпы кешеләре ышанычлы һәм сыйфатлы кәрәзле элемтәдән файдалана алалар. Аның өстенлеген тату мөмкинлеге иң беренчеләрдән булып ветераннарга бирелде.

Яңа станция

База станциясен тантаналы рәвештә "Мегафон" ААҖнең Яр Чаллы өстәмә офисы директоры Виктор Филатов ачты. Әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев, Тымытык авыл җирлеге башлыгы Раушан Шәйхетдинов тәбрикләде. Техник бүлек җитәкчесе Андрей Головкин кунакларны база станциясенең эшләү тәртибе, төп җиһазлар белән таныштырды. Биредә микроклимат тудыручы махсус контейнер, ут беткәндә 5-10 сәгатькә җитәрлек аккумулятор батареясы, тапшыргыч система һ.б. урнаштырылган. Компания хезмәт күрсәтүче персоналның иминлеген дә кайгырта. Станция эчендә янгын сагы сигнализациясе бар. Ул тәүлек буе дежур торучы үзәк коммутаторга тоташтырылган. Сигнализация эшләп җибәрү белән, персонал кичекмәстән урынга килеп җитә.

Виктор Филатов "Мегафон" компаниясенең бик күп проектларны тормышка ашыруын билгеләп үтте. Ул актив рәвештә спортны үстерүгә ярдәм итә - 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарының генераль партнеры, шулай ук 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың рәсми мобиль операторы. "Мегафон" компаниясе беренче урынга керем алуны түгел, ә халыкка хезмәт күрсәтүне һәм халыкның компаниягә мөнәсәбәтен куя.

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова гамәлдәге "IT-ПРОРЫВ" һәм "Рунет үсеше" социаль проектлары хакында сөйләде. Ике проект та IT-технологияләр инноваторларын ачыклау һәм яклауга, Россиядә аларның эшчәнлегенә уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

"Мегафон" компаниясе хезмәткәрләре, район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов ветераннарга "Мегафон"нан кәрәзле телефоннар, SIM -карталар һәм Тымытык урта мәктәбенең элекке директоры Миннегәрәй Миннегалиевкә Азнакай районының 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.

Бүләккә-кәрәзле телефон

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев