Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык авылында Сабан туе күтәренке рухта узды

Тымытык авыл җирлегендә Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды. Җигүле атларда авылның хөрмәтле ветераннары, ипи-тоз, чәк-чәк тоткан татар кызлары, егетләр, кыр батырлары, терлекчеләр, Тымытык авылы балалар бакчасы, мәктәп, Мәдәният йорты, участок шифаханәсе коллективлары, спортчылар, бала арбалары тарткан әниләр көчле алкышлар астында мәйдан әйләнде. Авылның киләчәге - яшь гаиләләрдә, дөньяга...

Тымытык авыл җирлегендә Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды. Җигүле атларда авылның хөрмәтле ветераннары, ипи-тоз, чәк-чәк тоткан татар кызлары, егетләр, кыр батырлары, терлекчеләр, Тымытык авылы балалар бакчасы, мәктәп, Мәдәният йорты, участок шифаханәсе коллективлары, спортчылар, бала арбалары тарткан әниләр көчле алкышлар астында мәйдан әйләнде. Авылның киләчәге - яшь гаиләләрдә, дөньяга аваз салган сабыйларда. Авыл балар бакчасында 67 бала тәрбияләнү - аеруча куанычлы күренеш. Әнә Айсылу һәм Илшат Әхмәтгалиевләр гаиләсендә дүртенче малай дөньяга килгән.

Авыл халкын һәм килгән кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлап, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә Тымытык авыл җирлеге башлагы Айрат Фазлыев, "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Тымытык бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Катеев, район фермерлар берлеге җитәкчесе Айрат Габдрахманов һәм башкалар кушылды. Сабан туенда язгы кыр эшләрендә фидакарь хезмәт куйган алдынгыларга аеруча хөрмәт күрсәтелде, бүләкләр тапшырылды.

Уеннарның ниндие генә юк: гер күтәрү, аркан тартышу, биек баганага менү, капчык сугышы... Биредә ат чабышлары да аеруча яхшы оештырыла. Юртаклар узышында үз атлары белән әтиле-уллы Ринат һәм Салават Рахмановлар катнашты. Салават әтисен дә уздырып беренчегә чыкты. Ат чабышында исә авыл егетләре Илмир Шәфыйгуллин, Илнур Галиев, Илдар Нуретдиновлар үз атлары белән призлы урыннарны алдылар. Багана башына җитез генә авыл егете Айдар Баһаветдинов менеп, бүләк алды. Сабантуйның абсолют батыры булып Тимур Минниханов калды. Район һәм авыл артистлары, Тымытык музыка мәктәбе коллективы, Әлмәт шәһәреннән кунакка кайткан бертуган Инсаф һәм Илфат Исламовлар бәйрәмгә килүчеләрне дәртле җырлары, шигырьләр белән сөендерделәр. Көн буена дәвам иткән Сабан туе кичен Әгер авылында дәвам итте. Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә безнең халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытык авылында Сабан туе күтәренке рухта узды