Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык авылы Мәдәният йортында Шигърият бәйрәме гөрләп узды

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме Тымытык авылы Мәдәният йортында да гөрләп узды. -Мәдәни, милли традицияләр нәкъ менә авыл җирлегендә саклана да инде. Саный китсәң, авылда әллә никадәр талантлар яшеренеп ята. Менә мондый чараларда алар тагын да ныграк ачылып китә, - ди Тымытык авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме Тымытык авылы Мәдәният йортында да гөрләп узды.

-Мәдәни, милли традицияләр нәкъ менә авыл җирлегендә саклана да инде. Саный китсәң, авылда әллә никадәр талантлар яшеренеп ята. Менә мондый чараларда алар тагын да ныграк ачылып китә, - ди Тымытык авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Идрисова.

Авылда талантлар чыннан да күп икән. Сәхнә түренә куелган Тукаебызның портретын да авылдашлары Миннегали ага ясаган. Ветеран-укытучы Нәфисә Ганиева Тукайның балачагы турында шулкадәр кызыклы итеп сөйләде ки, тамаша залы тып-тын калды. Концертта ветераннар аеруча актив булды. Тукай абыйларын хөрмәтләп, хәтта "Акккош" балалар бакчасы нәниләре дә килгән. Алар һәм укучы балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Лилия Идрисова җитәкчелегендәге Мәдәният йорты каршында оешкан бию түгәрәге чыгышы да көчле алкышлар белән бәяләнде.

...Мәдәният йорты шигъри моңга күмелде. Тымытыкта да күпме шигырь язучы яшеренеп ята икән бит. Әнә Риф ага Кашапов Тукайның "Су анасы" н бүгенге заманга яраклаштырып язган. Танылган юмористлар әсәрләреннән бер дә ким түгел. Тамашачының бертуктамый шырык-шырык көлүе шул хакта сөйли иде.

- Мин Тукайны хөрмәт итәм. Аның шигырьләрен укыган саен, никадәр сүз остасы булуына хәйран калам. Аңарда юмор хисе дә көчле булган, - ди Айдар Фазлыев. Шул шигырьләрне укып, үзе дә берничәне язып ташлаган. Шигъри юллар белән язылган табышмаклары тамашачыны бераз уйланырга мәҗбүр итте. Менә бер табышмак:

"Кар яуса әгәр

Өй яныннан тәгәрәр"

Бусы моның тракторы белән кар чистартучы Козлов икән, ләбаса.

...Бу Тымытыкта барысы да "Фазлыевлар" әллә тагын? Әнә ерак Себер якларыннан кайткан Роза Фазлыева да туган авылы Тымытыгын сагынып, шигырь язган.

Бер куплетын укый да: "Ошаса кул чабыгыз!", - ди. Үз авыллары турындагы шигырь ничек ошамасын инде.Чабалар, әлбәттә.

- Болай булса, киләчәктә авылыбыз шагыйрьләре китапларын чыгарып, иҗат кичәләре дә үткәрмәгәек әле, -диде Тымытык авылы башлыгы Айрат Фазлыев үз чыгышында.

Авыл клублары менә шулай гөрләп торса, талантлар барланса, булыр да ул. "Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул", - дигән бит Тукай да.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытык авылы Мәдәният йортында Шигърият бәйрәме гөрләп узды